Кафега чакырылу - көн саен бу дөньяның ничек төзелүе белән кызыксынучы балалар өчен моннан да кызыграк нәрсә бар?
Экскурсиябезнең максаты - балаларда профессионалларның хезмәте эчтәлеге турында күзаллау булдыру һәм пешекче һөнәре турында күбрәк белү. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче 12-14 яшьлек 8 бала өчен шәһәрдәге «Family» дип аталучы якындагы кафега экскурсия оештырылды.
Балалар кафе бинасын, аның интерьерын карадылар, менюне өйрәнделәр. Официант балаларны төрле ризыклар һәм эчемлекләр белән таныштырды. Чынлыкта ризык әзерләү бик гади эш түгел икән! Аш пешерү, бәрәңге кыздыру кыен түгел, пирожное ясау, җимеш десертлары яик коктейлләр әзерләү күпкә катлаулы.
Балаларга камыр эчендә сосиска әзерләү буенча оста дәресе күрсәтелде, авыз итеп тә карадылар. Ошады, әлбәттә!
Шул рәвешле, балалар пешекче һөнәре белән таныштылар.