ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен Татарстан Республикасында 6 меңнән артык янгын чыга, аларда 150гә якын кеше үлә, 250дән артык кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Шул ук вакытта ел саен янгыннарда балалар үлә.

 

2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан гражданнарны дәүләт органнары җитәкчеләре белән бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.

 

05 февральдә Дәүләт Думасы Гомумроссия бер минутлык тынлыкны ел саен уздыру турында закон проектын бертавыштан кабул итте.

 


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Грипп, короновирус инфекциясенең актив циркуляциясе, кискен респиратор вирус инфекцияләрен китереп чыгару чорында инфекция белән зарарлану һәм таралуын чикләү өчен нәтиҗәле чара сыйфатында бер тапкыр кулланыла торган медицина битлегеннән файдалануның нәтиҗәлелеге хакында искәртәбез.

 

Республика проекты кысаларында, "Юбилейный" спорт мәктәбендә гомумбелем бирү мәктәпләре арасында "Мәктәп волейбол уены"ның муниципаль туры старт алды.

 

Яңа Маҗын авылында узган гражданнар җыенында күтәрелгән төп мәсьәлә - агымдагы елның 1 гыйнварыннан Яңа Маҗын авылында балалар бакчасының эшләүдән туктавы.

 

Татарстан Республикасы Минзәлә районының Юшады авыл җирлегендә гражданнар җыены узды.

 

Дәүләт Думасы кадрлар белән эшләгәндә электрон документ әйләнешен алып бару буенча кыска сроклы эксперимент турындагы закон проектын беенче укылышта кабул итте.

 

2020 елның 4 февралендә «Минзәлә муниципаль районында «Тургай» СПДП» ДКУда тәрбияләнүчеләр һәм халык арасында агарту эше һәм сәламәтлекне ныгыту максатыннан социаль педагоглар Галина Гөлсинә, Галиева Эльза, приютта тәрбияләнүчеләр  белән берлектә «Коронавирус турында нәрсә белергә кирәк?» исеме астында акция үткәрделәр.

Куркыныч һәм имин булмаган метеорологик күренешләр фаразланмый.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International