Яңа Маҗын авылында узган гражданнар җыенында күтәрелгән төп мәсьәлә - агымдагы елның 1 гыйнварыннан Яңа Маҗын авылында балалар бакчасының эшләүдән туктавы.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраевка әлеге мәсьәләне чишү өчен барлык вариантларны карау бурычы йөкләнде.
Леонид Петраев үз чиратында балалары бакчага йөрүче ата-аналар белән якын араларда очрашачагын белдерде.
Район башлыгы шулай ук якын араларда әлеге җирлектә урнашкан Богодаровка авылына кадәр каты катламлы юллар төзелеше планлаштырылуы (әгәр үзгәрешләр булмаса, агымдагы елда ук) хакында хәбәр итте.
Айдар Салахов җитәкчелеккә генераль планны, шулай ук клуб һәм авыл җирлеге бинасын рәсмиләштерүне төгәлләү; гамәлдәге скважинаны (суы техник дип танылган) рәсмиләштерү һәм су белән тәэмин итүнең яңа чыганакларын эзләү буенча разведка эшләрен башлау бурычларын куйды.
Иван Колбин үз докладында 2020 елда торган башка бурычларны да белдерде: югарыда санап кителгәннәргә өстәп, Яңа Маҗында һәм Богодаровкада зиратларны төзекләндерү, контейнер мәйданчыклары төзү, шулай ук Богодаровка авылында җир кишәрлеген рәсмиләштерү буенча эшләр башкару.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/nado-produmat-vse-varianty