Грипп, коронавирус, башка ОРВИ - битлек булыша!
Грипп, короновирус инфекциясенең актив циркуляциясе, кискен респиратор вирус инфекцияләрен китереп чыгару чорында инфекция белән зарарлану һәм таралуын чикләү өчен нәтиҗәле чара сыйфатында бер тапкыр кулланыла торган медицина битлегеннән файдалануның нәтиҗәлелеге хакында искәртәбез.
Бу вируслар кешедән кешегә башлыча һава-тамчы юлы аша, респиратор бүлентекләрнең микротамчылары аша, инфекция алган кешеләр сөйләшкәндә, йөткергәндә яки ютәлләгәндә йогалар.
Бу тамчылар һава белән авыру кеше янында булган сәламәт кешеләрнең өске тын юлларының лайлалы тышчасы өслегенә эләгергә мөмкиннәр.
Бер тапкыр кулланыла торган медицина битлекләре сәламәт кеше организмына борын һәм авыз аша вируслы респиратор бүлентекләрнең тамчылары эләгүне булдырмый.