Дәүләт Думасы кадрлар белән эшләгәндә электрон документ әйләнешен алып бару буенча кыска сроклы эксперимент турындагы закон проектын беенче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:
"Бүген кадрлар мәсьәләсе буенча 60 тан артык документ гамәлдә, аларның күбесен электрон рәвешкә китерергә була. Закон проекты нигезендә, эксперимент нәтиҗәләре буенча гамәлдәге зкаоннарны үзгәртү буенча тәкъдимнәр әзерләнәчәк.
Эш бирүчеләр анда бары тик ирекле нигездә генә катнаша һәм электрон документлар белән алыштырылачак кәгазь документлар төрләрен һәм структур подрзаделениеләрне үзләре билгели алачак. Шул ук вакытта хезмәткәрләр электрон документларга күчү хокукыннан баш тартырга хокуклы".
Эксперимент 2020 елның 1 апреленнән 31 декабрьгә кадәр узачак. Эш бирүче хезмәткәрнең гаризасы нигезендә өч эш көне эчендә электрон документларны тапшырырга бурычлы.
Электрон документ әйләнешенә күчү белән бәйле барлык чыгымнарны, шул исәптән эшләүчеләрнең электрон имзаларын алуны эш бирүче башкара.