Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе белән берлектә гражданнарны кабул итте.

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан гражданнарны дәүләт органнары җитәкчеләре белән бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.

11 февральдә 12.00-14.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре. Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе белән берлектә гражданнарны кабул итәчәк.

Сәрия Сабурскаяга һәм Рөстәм Галәуовка мөрәҗәгать итәргә теләгән республика халкы алдан (843) 236-41-80 телефоны аша алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка Вәкаләтле вәкилнең Җәмәгать ярдәмчесенә яки Татарстан республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International