ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген кичке 9 сәгатьтән иртәгә иртәнге 6 сәгатькә кадәр җил секундына 25 метрга кадәр көчәячәк.

Безнең район данын гомуми команда беренчелегендә 3 нче урын алган команда яклады, аның составында  Мукминов Мөхәммәт Галиулла улы, Галләмова Назима Наил кызы, Камалов Әнвәр Мөнәвир улы һәм Мурзакаева Венера Исмәгыйль кызы бар иде.

18 февральдә, 7.10 сәгатьтән соң "Татарстан Радиосы"нда күчемсез милек белән алыш-биреш үзенчәлекләренә багышланган "Яңа көн" тапшыруы эфирга чыгачак.

 

14 февральдә, Балалар иҗат йортында Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне алдыннан чара узды. Сугыш - явыз һәм куркыныч күренеш. Җир йөзендә явызлык һәм бер-береңне күрә алмау кебек күренешләр яшәгәндә, кеше тормышын алып китүче сугышлар да булып торачак. 1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфганстаннан чыкты.

 

Иҗтимагый фәннәр дисциплинасы циклы айлыгы кысаларында Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында 14 февральдә ветеринария бүлекчәсенең 3 һәм 4 курсы студентлары арасында "Һөнәр буенча иң яхшысы" конкурсы узды.

 

Минзәләдә ТАССРның 100 еллыгына багышланган Татарстан Республикасының балалар йортларында һәм интернат-мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр арасында чаңыгда узышу буенча IX Республика шәхси-команда беренчелеге узды.

 

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары Л.Г.Авдонина видеоконференция режимында гражданнарны кабул итте.

 


16
февраль, 2020 ел
якшәмбе

Имин булмаган метеорологик күренешләр:

-төнлә һәм иртән томан;

-көндез бозлавык, көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 17-22 метр тизлектә көчәючән җил.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International