Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 17 февральдә кичен, 18 февральдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә төньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил, 17 февральдә 21 сәгатьтән 18 февральдә 06 сәгатькә кадәр урыны белән секундына 25 метрга кадәр тизлектә көчле җил (Казанда - 22 метр тизлектә). Кар, юеш кар, урыны белән яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр, аерым районнарда көчле; күз күреме 500 метрга кадәр начараю белән буран; бозлавык; иртән һәм көндез урыны белән томан; юлларда бозлавык, кар боткасы.