Минзәлә интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чаңгыда узышу буенча Республика ярышларында абсолют җиңүче булдылар.

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Минзәлә интернат-мәктәбенең "Бәхет аланы" шәһәр яны сәламәтләндерү лагеренда ТАССРның 100 еллыгына багышланган Татарстан Республикасының балалар йортларында һәм интернат-мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр арасында чаңыгда узышу буенча IX Республика шәхси-команда беренчелеге узды.

Ярышларда түбәндәге командалар катнашты: Минзәлә интернат-мәктәбе, Казан интернат-мәктәбе, Алабуга балалар йорты, Түбән Кама балалар йорты, Әлмәт балалар йорты, Чистай балалар йорты, Лаеш балалар йорты, Лениногорск балалар йорты, Казанның Идел буе районы балалар йорты, Нурлат балалар йорты.

Ярышларда район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева;  опека. попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ю.В.Сергина; гаиләгә урнашуга ярдәм итү үзәге директоры С.А.Богова; "Мәгариф бүлеге" МКУ җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Л.В.Петраев, Минзәлә электр челтәрләре начальнигы Р.А.Гайсин. Балалар иҗат йорты директоры И.И.Миңнебаев катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Минзәлә интернат-мкәтәбе -командасы - беренче, 11 нче номерлы Казан интернат-мкәтәбе - икенче, балалар йортлары арасында Лаеш балалар йорты командасы - 1 нче, Нурлат балалар йорты - 2 нче, Түбән Кама балалар йорты командасы 3 нче урын алды.

10 команда арасында иң яхшы нәтиҗәне Минзәлә интернат-мәктәбе күрсәтте һәм абсолют җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International