Күчемсез милек белән алыш-биреш үзенчәлекләре хакында - Татарстан радиосында.

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

18 февральдә, 7.10 сәгатьтән соң "Татарстан Радиосы"нда күчемсез милек белән алыш-биреш үзенчәлекләренә багышланган "Яңа көн" тапшыруы эфирга чыгачак.

Әйтик, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең физик затларның күчемсез милкенә дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Галина Гончарова 2020 елда ана капиталыннан файдаланып күчемсез милек сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге хакында сөйләячәк.

Балигъ булмаганнар милкенә карата алыш-биреш ясаганда нинди гомуми кагыйдәләр билгеләнгән һәм бергә тупланган милеккә карата алыш-биреш ясаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге хакында сөйләнәчәк.

Казанда "Татарстан радиосы" 99,2 FM дулкынында сөйли.

Радиоэфирлар язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы Идарәсенең рәсми сайтында танышырга була rosreestr.tatarstan.ru, шулай ук «Вконтакте» төркемендә (vk.com/rosreestr16).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International