14 февральдә, Балалар иҗат йортында Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне алдыннан чара узды. Сугыш - явыз һәм куркыныч күренеш. Җир йөзендә явызлык һәм бер-береңне күрә алмау кебек күренешләр яшәгәндә, кеше тормышын алып китүче сугышлар да булып торачак. 1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфганстаннан чыкты.
Нәкъ шул көнне Бөек Ватан сугышыннан озаграк барган Әфган сугышы тәмамланды.
Һәр елны, 15 февральдә, бөтен Россия буйлап Әфганстан ветераннары җыелыша, безнең район да искәрмә түгел.