Минзәлә районыннан бер генә вәкил грамота алды.
Минзәлә педагогия көллиятендә Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуга багышланган турнир барлык призлы урыннарны алган Актаныш районы кунакларының триумфы белән төгәлләнде.
Актаныш районы җыелма командасы тренеры Мөхәммәтфәһим Галимов - 1 нче урында, Данияр Латыйпов - 2 нче, Рәзилә Нәбиева 3 нче урынга чыкты.
Шулай ук 14 яшьлек һәм алардан кече уенчылар арасында Данияр Латыйпов 1 нче урын алды.
Минзәлә районы вәкилләре арасыннан бары тик Кадрәк авылыннан ярышларда катнашучы Халидә Зыятдинова гына грамотага лаек булды.