Иҗтимагый фәннәр дисциплинасы циклы айлыгы кысаларында Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында 14 февральдә ветеринария бүлекчәсенең 3 һәм 4 курсы студентлары арасында "Һөнәр буенча иң яхшысы" конкурсы узды.
Конкурс үз эченә теоретик һәм практик биремнәрне алган.
Теоретик өлешендә өй эше (ветеринария терминнарыннан кроссворд төзергә, тест һәм сораштыру бар иде.
Практика өлешендә ситуацияле мәсьәләләр (диагноз кую, дәвалау билгеләү һәм профилактик чаралар әзерләү).
Конкурс дустанә, җылы шартларда узды. Нәтиҗәдә 4 курс командасы җиңде.