ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның шушы чорына районыбыз территориясендә 16 янгын чыгу очрагы теркәлгән (бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 25% ка артык). Узган ел янгыннарда үлүчеләр булмаса да, ике кеше җәрәхәтләнгән. Ә бу елның шушы чорына 2 үлем очрагы теркәлгән.

 Калморза авылының мәдәният йортында район авылларының фельдшер-акушерлык пунктларында эшләүчеләрнең үзләренең профессиональ бәйрәменә багышланган ярышы булып узды. Әлеге ярышта 7 иң яхшы фельдшер- акушер катнашты.


4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

Лагерьларының балаларны кабул итәргә әзерлеген тикшерү максатыннан ТРның Минзәлә районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе җитәкчесе Альберт Тимерханов белән берлектә рейдта булдык.

Быел Кадрәк авылындагы Сабантуй “Кадрәк” ял һәм күңел ачу үзәгендә үтте. Бу үзәк авыл эшмәкәре Юрий Гарнышев һәм аның авылдашлары ярдәме белән төзелде.

4800 гектар җирдә үскән уҗымнар, яхшы кышладылар һәм  бай уңыш бирергә өндиләр, -ди Рамил Биктимеров - хуҗалык җитәкчесе.

Коррупциягә каршы тору, конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча халык арасында сораштыру уздырылды.

Марат Самигуллин җитәкчелегендәге юл хуҗалыгының төп эшчәнлеге – юллар төзү, ремонтлау һәм эксплуатациягә тапшыру. Минзәлә филиалы 1000 км дан артык федераль һәм территориаль әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларга хезмәт күрсәтә һәм Минзәлә, Мөслим, Актаныш районнары участокларын берләштерә.


3
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Район җирлегендә яшәүче һәм урта махсус белем бирүче уку йортлары студентлары  Воровский мәктәбе базасында урнашкан хәрби-кыр җыеннарын үттеләр.

1 июнь көнне “Сөт иле Чулман” филиалы механизаторы Әскать Әхмәтов (рәсемдә) Байлар хуҗалыгында Полесье-280 азык хәзерләү комбайны белән 56 гектарлы люцерна басуын чабып бетерде.

Җәйге каникулларда балалар белән бәйле булган ДТп саны арта. Шуңа күрә 19 майдан 19 июнга кадәрМинзәлә районы территорияларында Бөтенроссия максатлы профилактика чаралар «Игътибар, балалар!» дигән акция үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International