Авыл урамнарын колачлыйлар

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

Марат Самигуллин җитәкчелегендәге юл хуҗалыгының төп эшчәнлеге – юллар төзү, ремонтлау һәм эксплуатациягә тапшыру. Минзәлә филиалы 1000 км дан артык федераль һәм территориаль әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларга хезмәт күрсәтә һәм Минзәлә, Мөслим, Актаныш районнары участокларын берләштерә.

Әлеге филиал эшчәннәре бы­елгы сезонда Минзәлә районы буенча нинди эшләр башка­рырга җыеналар, бу көннәрдә нинди эшләр белән мәшгуль? Бу уңайдан филиал җитәкчесе Марат Марсович безгә түбәндәгеләрне сөйләде:

– Минзәлә районы тари­хында моңарчы булмаган- күрмәгән хәбәрне җиткереп минзәләлеләрне сөендерәсе килә: быелгы сезонда 406 млн сумлык юл төзү-ремонтлау эшләре башкарылачак, моннан тыш юлларны карап тотуга 75 млн сум акча бүлеп бирелде.

Быелгы сезонны без Минзәләгә керү юлындагы автоюлның тау­шалган асфальт-бетон өслеген яңартудан башлап җибәрдек.

Башка филиаллар кебек үк, безнең филиал өчен дә иң мөһим бурычларның берсе – ул авыл­ларга керә торган юллар төзү. Юл төзелеше буенча башкарыласы эшләргә килгәндә, Яңа Мәлкән авылына керүче юл төзелешен дәвам итәргә торабыз. Быел М-7 федераль трассасыннан алып авылга кадәр асфальт-бетон өслекле юлның беренче катын салып бетерергә уйлыйбыз.

Соңгы берничә ел эчендә Минзәлә районын Мөслим рай­оны юллары белән тоташты­ру максатына ирештек. Хәзер Минзәлә-Мөслим юлындагы Яту, Иркәнәш, Тегермәнче, Әтрәкле, Мөшеге авылларын­дагы берәр урамга асфальт салыначак. Барлык эшләрне агымдагы елда көзгә төгәлләп, ф а й д а л а н у г а тапшырырга ти­ешбез.

Республика про­граммалары бу­енча төзелүче социаль-мәдәни о б ъ е к т л а р г а керү юлларын төзүдә дә безнең юл төзүчеләре үз өлешләрен кертәләр. Юллар төзелеше һәм авылларга керүче юллар челтәрен норматив хәлгә китерү программасын тормышка ашыру­да катнашып, Үртамак, Усай авыл­ларында юлларга вак таш җәю, Кадрәк авылында участок поли­цейские йортына, Мәлкәндә шун­дый ук йортка һәм күпфункцияле үзәккә керү юлын асфальтлау ке­бек эшләрне башкарачакбыз. Са­дак бистәсендәге яңа төзелүче балалар бакчасына керү юлын асфальтлау да безгә йөкләнде.

Безнең филиал юл төзелешеннән тыш гомуми файдаланудагы юл­ларга хезмәт күрсәтү һәм алар­ны карап тоту буенча да байтак эшләр башкара. М-7 трассасын­дагы Ык елгасы аша салынган күпердә ышыклау корылмалары цинклыга алыштырылды.

М-7 трассасында юл билгеләрен, баганаларны яңарту буенча күләмле эш алып барылуын да әйтеп узасы килә. Шулай ук язын башланган чокыр-чакыр­ларны ямау, ярылган урыннарны санацияләү, та­ушалган юллар­ны ремонтлау эшләре дә тук­талып тормый.

Безнең өчен иң мөһиме – башкарган э ш л ә р е б е з районыбызның, республикабызның икъти­садын үстерүгә этәргеч бир­сен, халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерсен идее.

сан

Өч районның автоюлларына хезмәт күрсәтү һәм ремонт­лау өчен бер сменада 1000- 1500 тонна асфальт-бетон катнашмасы чыгарыла.

сүз уңаенда

Элекке елларда юл буендагы чүп үләннәрен чабуга авыл хал­кы җәлеп ителә иде. Филиал җитәкчесе Марат Самигуллин әйтүенчә, быел авыл җирлекләре башлыкларының күңелләре тыныч булсын – коллектив эшчәннәре юл буйларындагы чүп үләннәрен үзләре чабып торырга ышандыра. Әмма юл йөрүчеләргә бер үтенечен дә җиткерде ул: райондашларыбыз юл эшчеләре хезмәтенә хөрмәт белән карасыннар, юл буй­ларына чүп калдыклары ташламасыннар, тукталышларны чүплек оясына әйләндермәсеннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International