Калморза авылының мәдәният йортында район авылларының фельдшер-акушерлык пунктларында эшләүчеләрнең үзләренең профессиональ бәйрәменә багышланган ярышы булып узды. Әлеге ярышта 7 иң яхшы фельдшер- акушер катнашты.
Медицина тармагы зур үзгәрешләр кичерә – ил күләмендә ”Сәламәтлек” өстенлекле милли проект тормышка ашырыла.
Аның нәтиҗәләре безнең район халкы өчен дә сөенечле булды: заманча җиһазлар кайтарыла, медицина хезмәткәрләренең хезмәт хаклары сизелерлек арта, авылларда 4 модульле ФАПлар төзелде, күбесендә ремонт үткәрелде. Боларның барысы да халыкка медицина хезмәте күрсәтүне яхшыртуга юнәлтелгән. Ак халатлы һөнәр ияләре дә үз чиратларында үзләренә йөкләтелгән җаваплылыкны акларга тырышалар.
Фельдшер-акушерлар башта жюри алдында үзләре эшләгән ФАП турында сөйләп визит карточкасы белән таныштырдылар, авыруларны ачыклау буенча тест үттеләр, теоритик белемнәрен тикшерделәр, практикада дезо буенча бинтны бәйләп куюда ярыштылар. Аннары өйгә бирелгән задание буенча үзләре пешереп алып килгән ризыкларның файдасы турында бик дәлилләп сөйләделәр. Менә ярыш тәмам, җиңүчеләр билгеле булды. Өченче урынны Степановка авылы фельдшеры Елена Тутулина, икенче урынны Рус Каран авылыннан Ольга Фуреева яулады. Әлеге ярышта Холодный Ключ авылында эшләүче Рәсимә Синичкинага тиңнәр булмады, ул, 56 балл җыеп, беренче урынга лаек булды.
Дилфас ГАЛИЕВ