Лагерьлар балаларны каршыларга әзерме?

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

Лагерьларының балаларны кабул итәргә әзерлеген тикшерү максатыннан ТРның Минзәлә районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе җитәкчесе Альберт Тимерханов белән берлектә рейдта булдык.

“Бәхет аланы” лагеренда беренче смена башлан­ган инде, барлыгы 109 бала ял итә, шулар ара­сында Әлмәттән килгән - 35, Түбән Кама бала­лар йортыннан килгән 25 бала да сәламәтлекләрен ныгыта. Персонал да шул шәһәрләрдән биш хезмәткәр хисабына тулыланган. Биредә кимчелекләр күзәтелмәде. “Бәхет аланы” директоры Илсур Бәдретдинов белән берлектә корпусларны карап чыктык, барысы да тәртиптә.

Без килгәндә “Олимпиец с п о рт- с әл ам әтл ә н де рү лагеренда эш кайный иде. “Веста” күппрофильле яшьләр үзәге хезмәт- кәрләре корпусларны буй­ыйлар, ашханәне тәртипкә китерәләр, гомумән, балаларның ялы күңелле һәм файдалы узсын өчен барлык шартлар туды­рырга тырышалар. Алар биредә спорт ярышлары­на әзерләнәчәкләр, башка шәһәрләргә экскурсияләр дә планлаштырыла. Бе­ренче смена 9 июньдә ачылачак.

“Солнышко” сәламәт- ләндерү лагеренда да булдык. Биредә кара­вылчыдан башка беркем дә юк иде. Территориягә кереп, объектларны ка­радык. Иң беренче күзгә ташланганы – су коену урынының әзер булма­вы. Елгага кереп торучы понтон күперчеге давыл вакытында урыныннан кубып, ярга чыгарып таш­ланган. Балалар яшәячәк корпусларның эчен карый алмадык, бәдрәф ишеге куелмаган, ял итү урынын­дагы эскәмияләр ватык. Балаларны кабул итәр ва­кыт җитте, ә кимчелекләр әле дә төзәтелмәгән.

Балаларның җәйге ялын имин һәм файдалы итеп оештыру район мәгариф бүлегенең игътибар үзәгендәге мәсьәлә булып калыр дип ышанасы килә.

Әлфинә ВОРОБЬЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International