Агымдагы елның шушы чорына районыбыз территориясендә 16 янгын чыгу очрагы теркәлгән (бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 25% ка артык). Узган ел янгыннарда үлүчеләр булмаса да, ике кеше җәрәхәтләнгән. Ә бу елның шушы чорына 2 үлем очрагы теркәлгән.
Шәһәрдә – 7 янгын, Коноваловка авыл җирлегендә – 4, Югары Тәкермән авыл җирлегендә – 2, Хуҗәмәт, Воровский авыл җирлекләрендә берәр очрак теркәлгән. Янгын килеп чыгу сәбәпләре төрле: иң еш очрый торганы – электр җиһазларыннан файдаланганда кагыйдәләрне бозу (7), ут белән саксыз эш итү – 6, калганнары – тәмәке тарту, мич якканда саксызлык нәтиҗәсендә чыккан янгыннар