Әлеге сораштыруда катна- шучыларның 77,3 %ы – хатын- кызлар, калганнары – ир-атлар булган. Шуларның 45,3%ы – югары белемле, 78% ы – 30-55 яшьләрдә.
Сезнең карашка, коррупция төшенчәсен нәрсә тулырак бәяли? дигән сорауга респондентларның 44% ы ришвәт бирү/алу дип җавап биргән. 32,6 – бюджет акчаларын урлау, 28,6 – вазифаи урынны шәхси мәнфәгатьләрдә куллану, 8% - вазифаи бурычларны намуслы үтәмәү дип саный.
Вазифаи затларның үз бурычларын намуссыз үтәүләре белән очрашканыгыз булдымы? дигән сорауга (39,3%) күпләр юк, беркайчан да дип җавап биргән. Соңгы елда нинди структурада эшләүче вазифаи затларга бүләк бирергә туры килде? Бу сорауга җавап бирүче респондентларның күбесе (15,3%) ЮХИДИ хезмәткәренә дип җавап биргән. Бүләк бирүгә кем этәргеч бирде? 25,3% респондент шушы структура вәкилләре дип җавап биргән. Бүләк биргәннән соң тиешле нәтиҗәгә ирешелгәнме? 18% – әйе, 12,6% өлешчә дип җаваплаган. Җирле үзидарә органнары коррупция проблемасы белән көрәшә дип уйлыйсызмы? Күпчелек (36,6%) омтылыш бар, эш күренми дип җавап биргән.
Минзәлә районында милләтара мөнәсәбәтләр проблемасы сезне борчыймы? дигән сорауга респондентларның 91%ы – “юк” дип җавап биргән. Сезнең карашка кайсы милли төркемнәр “конфликтлы”? 38% – әрмәннәр, 30% – үзбәкләр, 28% – әзербайҗаннар дип саный. Мөлкәтегезгә, сәламәтлегегезгә, тормышыгызга куркыныч янаганда кемгә мөрәҗәгать итәсез? Бу сорауга 48,6% эчке эшләр органына, дип җавап биргән. Нинди милләт вәкиле белән бергә эшләр идегез (бизнес, башка эш, күрше буларак)? 65% – руслар белән дип җаваплаган. Туганыгыз башка милләт кешесе белән никахлашуына ничек карыйсыз дигән сорауга 70% милләте мөһим түгел, бары тик яхшы кеше булсын, дип җавап биргән.
Сезнең фикерегезчә, милләтара конфликтлар, террор актлары булмасын өчен районда җитәрлек эш алып барыламы? 73,4 халык “әйе” дип җавап биргән. Әзерләнүче террор актлары турында компетентлы органнарга хәбәр итәргә әзерме сез? Респондентларның 91%ы уңай җавап биргән.
Сораштыруның бу өлешендә катнашучыларның 82%ы – хатын-кызлар, калганнары – ир- атлар.
Нәкыйп ИЛДАРХАНОВ,
район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе