Шундый девиз астында район үзәк хастаханәсендә һөнәри бәйрәмгә багышланган конкурс үтте.
Гадәттә яшьләр, югары уку йортын тәмамлаганнан соң, шәһәрдә төпләнеп калырга тырыша. Әмма Фәрраховлар гаиләсенә килгәндә, бөтенләй башкача: университитет һәм институт тәмамлап, тизрәк Яңа Тәкермән авылына кайту турында хыялланганнар алар. Марат һөнәре буенча программист, ә Гүзәл архитектор икән.
Май аенда ТР дәүләт ярдәм порталында шәхси кабинетында миллиончы кеше теркәлде, ТР мисвязь матбугат хезмәте хәбәр итүенчә хәзер аларның саны 1 млн артык.
Миграция проблемасы югары даирәләргә күтәрелгән. Аларны чишү векторын РФ Президенты Владимир Путин Федераль җыенга мөрәҗәгатендә әйтте. Федераль миграция хезмәте идарәсе хезмәткәрләрен нәрсә борчый, бүгенге көндә ниләр белән очрашырга туры килә? Бу турыда без Федераль миграция хезмәтенең ТР, Минзәлә районара бүлеге начальнигы Галина ПЛОТНИКОВА белән әңгәмә кордык.
“Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре хакында”гы Федераль закон нигезендә пенсия алучы хезмәт пенсиясе күләмен үзгәртүгә яисә аны түләүне туктатуга китерә торган шартлар килеп тууы хакында пенсия түләүче органга кичекмәстән хәбәр итәргә тиеш.
Ерак Төньяк һәм аңа тәңгәлләшкән районнарда хәрби хезмәт узган чорны картлык буенча вакытыннан алда пенсия билгеләүгә хокук бирүче эш стажына кертү мөмкинлеген караганда, “Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында”гы Федераль законның 27 һәм 28 нче маддәләре нигез булып тора.