“Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре хакында”гы Федераль закон нигезендә пенсия алучы хезмәт пенсиясе күләмен үзгәртүгә яисә аны түләүне туктатуга китерә торган шартлар килеп тууы хакында пенсия түләүче органга кичекмәстән хәбәр итәргә тиеш.
Әгәр дә дөрес булмаган мәгълүмат яисә югарыда әйтелгән мәгълүматны вакытында тапшырмау нәтиҗәсендә хезмәт пенсиясен түләүгә киткән акчалар артык түләнсә, гаепле затлар кануннар нигезендә РФ Пенсия фондына килгән зыянны түлиләр.
Пенсия алучы артык түләнгән акчаларны үз теләге белән, таләп ителгән вакытта кайтармаса, материаллар бер ай эчендә судка тапшырылачак.