Һәр көнне безнең сайтта - районыбызның бер чыгарылыш сыйныфы

2014 елның 16 июне, дүшәмбе

Быел 123 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Балалар җаваплы, катлаулы адым – олы тормыш юлына аяк басу алдында.

Мәктәп еллары матур бер хатирә булып безне гомер буена озатып бара, безгә белем биргән укытучыларыбыз, сыйныфташларыбыз ничек онытылсын соң. Шушы уңайдан “Минзәлә” мәгълүмат-мөхәррият үзәге дә үзенчәлекле бүләк әзерләргә булды: фотохәбәрчебез шәһәрдәге һәм авыллардагы быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларын фотога төшереп алды. Аларны көн саен берәм-берәм үзебезнең сайтта биреп барачакбыз. Безнең сайтта урнаштырылган шушы фотоларга караган саен мәктәпне тәмамлаучы укучылар, аларның ата-аналары, якыннары күңелендә шушы мизгелләр яңарып торыр, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алырлар дигән теләктә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International