Иң яхшы шәфкать туташы

2014 елның 16 июне, дүшәмбе

Шундый девиз астында район үзәк хастаханәсендә һөнәри бәйрәмгә багышланган конкурс үтте.

Катнашучыларга кыска гына вакыт эчендә үзеңнең визит карточкаңны тәкъдим итәргә теоретик белемеңне күрсәтергә һәм авыруның урын-җирендә практик биремнәрне үтәргә, блиц сорауларга җавап бирергә, “өй эшен” күрсәтергә һәм якларга, иң ахырда чараның “Иң яхшы шәфкать туташы” дигән төп теманы ачарга кирәк иде. Җанатарлар плакатлар, шарлар белән бизәлгән актлар залын тутырдылар. Сәхнәгә хастаханәнең бөтен бүлекләреннән яшь, ма­тур 7 катнашучы чыкты. Жюри бәяләве буенча алар бөтен биремнәрне дә яхшы үтәделәр, конкур­сантларга җанатарлар да көч биреп тордылар.

Ләкин шулай да невроло­гия бүлегеннән шәфкать туташы Наталья Коро­стина (1 нче урын), ре­анимация бүлегеннән шәфкать туташы Гөлназ Сөләйманова (2 нче урын), кабул итү бүлегеннән шәфкать туташы Наталья Чигвинцева (3 нче урын) иң яхшылары дип табыл­ды. Тамашачыларның көчле алкышлары, жюри әгъзаларының һәм кон­курсны алып баручы өлкән шәфкать тута­шы С.Гобәйдуллинаның рәхмәт сүзләре бөтен кат­нашучыларга да җитте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International