Өметсез яшәп булмый

2014 елның 11 июне, чәршәмбе

Миграция проблемасы югары даирәләргә күтәрелгән. Аларны чишү векторын РФ Президенты Владимир Путин Федераль җыенга мөрәҗәгатендә әйтте. Федераль миграция хезмәте идарәсе хезмәткәрләрен нәрсә борчый, бүгенге көндә ниләр белән очрашырга туры килә? Бу турыда без Федераль миграция хезмәтенең ТР, Минзәлә районара бүлеге начальнигы Галина ПЛОТНИКОВА белән әңгәмә кордык.

Галина Александровна, районда мигрантлар белән вәзгыять ниндирәк?

– Бүгенге көндә миграция про­цесслары – дөнья икътисадын глобальләштерүнең аерылгы­сыз өлеше. Халык куркынычсыз булган, инфраструктура үсеш алган, эш урыннары булган урыннарга килергә тырыша. Хезмәт миграциясе бөтен дөнья өчен гадәти хәл. Безнең район да моңа искәрмә түгел. Районда мигрантлар хезмәтеннән баш­лыча төзүчеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре файдалана.

2013нче елда миграция агымы Минзәлә районында 2012 нче ел дәрәҗәсендә калды. Район­да дөньяның 19 иленнән граж­даннар булып киткән. 301 чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган зат миграция уче­тына куелган. АКШ, Германия, Бөекбритания, Франция, Ита­лия кебек югары үсеш алган илләрдән 26 кеше килгән. Кал­ганнары үсеп килүче һәм БДБ илләреннән.

Агымдагы елның 1 гыйнвары­на район территориясендә 159 чит ил гражданы яшәгән, шулар арасыннан 159ы - чит ил граж­даны һәм гражданлыгы булма­ган затлар, шул исәптән тору урыны буенча миграция учетын­да – 32, вакытлыча яшәү һәм вид на жительство нигезендә тору урыны буенча – 127 кеше. Алар арасында башлыча хезмәт мигрантлары, туристлар һәм кунаклар, калганнары төрле сәбәпләр белән даими яки ва­кытлыча районда яшәүчеләр.

– Мигрантлар саны артамы, әллә кимүгә табамы?

– Эшләнгән эш үз нәтиҗәләрен бирә. 2009 нчы ел белән ча­гыштырганда, Россия граждан­лыгы алган затлар Татарстан­да 9 тапкыр кимегән. Ә Россия Федерациясеннән куылган гражданнар саны 2012 нче ел белән чагытырганда 4 тапкыр­га артты. Вакытлыча яшәүгә рәсмиләштерелгән рөхсәт саны республикада 2012 нче ел белән чагыштырганда 2 тапкырга кимегән, шулардан билгеләнгән квота буенча – 3 тапкырга кимү күзәтелә. Безнең районда исә гражданлык алучы затлар саны 2009 нчы ел белән чагыштыр­ганда 3 тапкырга кимегән (2012 нче елда – 9, узган елда – 3), ва­кытлыча яшәүгә рөхсәт алучы­лар күпкә артмаган – 2009 нчы елда 73 булса, 2013 нчедә – 74, 2013 нче елда даими яшәү уры­нына рөхсәт алучылар - 38 (2009 нчы елда 6 булган).

– Бүгенге көндә чит ил гражданнары хезмәтеннән файдалануда проблема­лар барлыгын массакүләм мәгълүмат чаралары аша белеп торабыз. Аларның кайсылары безнең район өчен актуаль?

– Чит илдән килгән эшче көчләрнең квалификациясе түбәнлеге һәркемгә билгеле. Мигрантлар җитештергән то­вар һәм хезмәтләр кулланучы тормышын куркыныч астына куя. Контрольдә булмаган ми­грация агымы республикада стабильлекне юкка чыгару һәм террористик эшчәнлек алып бару максатларында экстреми­стик оешмалар җибәргән эмис­сарлар өчен менә дигән ышык булып тора. Узган ел ахырын­да чиркәүләрне яндыру һәм Түбән Кама нефтехим объект­лары ягына кулдан эшләнгән идарә итеп булмый торган ра­кета снарядларын җибәрү кебек фаҗигале хәлләр моның ачык мисалы.

– Легаль булмаган мигра­ция белән ничек көрәшергә, миграция агымын җайга са­лырга нәрсә комачаулый?

– Легаль булмаган миграциягә каршы торуда административ практика мөһим роль уйный. Илебез чикләреннән вакытында китмәгән – билгеләнгән вакытны узып киткән, илдән чыгаруга ду­чар ителгән, елга ике һәм аннан артык хокук тәртибен бозган, штрафларын түләмәгән затлар өчен бу чара бик көчле булды, шул исәптән хокук тәртибен бо­зуга хәзер ЮХИДИ линиясе бу­енча да (ел дәвамында 2 һәм ан­нан артык) канун бозулар керә.

Алдагы өч ел дәвамында алар­га Россия территориясенә керү мөмкин булмаячак. 2011 нче елда Минзәлә суды миграция кануннарын бозган өчен чит ил гражданнарын илдән куып чыгару турында 5 карар кабул итте (2012 нче елда – 2, 2013 нче елда – 4).

Кабаттан илдән куып чыгару, де­портация яисә реадмиссия ми­ грантны 10 елга Россиягә керү хокукыннан мәхрүм итә.

Бүгенге көндә Татарстанның күп кенә җирлекләрендә иҗтимагый советлар оештырыла.

Аларга авыл җирлеге башлыгы, полициянең участок уполномо ченные, мәктәп директоры, ру­ханилар (атакай, мулла) керә, алар урыннарда вәзгыятьне контрольдә тотып, район баш­лыгына хәбәр итәләр.

Таможня Союзын булдыру да миграция агымын җайга салуны катлауландыра, аның кысала­рында хәзер безнең илдә Бело­руссия һәм Казахстан граждан­нары да килеп эшли ала.

– Башка илдән килгән, мен­талитеты бүтән булган кешегә безнең шартларга җайлашу җиңел түгел. Алар­га ярдәм итүче бармы?

– Легаль мигрантларга адап­тация узарга ярдәм итүче про­филактик эшкә төп игътибар бирелә.Казанның югары уку йортлары (хәзер инде АД­ПУда да) базасында башка милләттән булган гражданнар­ны рус теленә өйрәтү курслары оештырылды. Аның нәтиҗәләре буенча аларга тиешле серти­фикатлар тапшырыла. Тест узу бәясе төрле дәрәҗә буен­ча төрлечә: элементар, база өлеш – 5125 сум, гражданлык алу – 5330 сум, хезмәт мигрант­ларына база өлеше – 3000 сум. Тест узуга әзерләнү өчен шу­лай ук 120 сәгатьлек укулар да тәкъдим ителә. Контакт өчен мәгълүмат: Алабуга шәһәре, Казан урамы, 89 нчы йорт, 115 нче кабинет, тел.: (85557) 7-51- 89, 8-917-871-56-41, электрон почта: dpo.egpu@mail.ru. Әмма уздырылган эш-гамәлләргә һәм кайбер ирешелгән нәтиҗәләргә дә карамастан, безнең алда хәл ителәсе мәсьәләләр шактый.

– Вакытлыча яшәүгә һәм эшләргә рөхсәт өчен кво­та ничек формалаша? ТРда миграция квотасы киметелүнең сәбәпләре нәрсәдә дип уйлыйсыз?

– Чит илдән килгән эшче көчләрдән файдалануга кво­та РФ Президенты карарлары нигезендә формалаша.

– Соңгы дистә еллар эчендә күп кенә БДБ илләре граж­даннары Россия җәмгыятенә интеграцияләнеп, РФ граж­даны статусын алып, рай­оныбызда яхшы гына эшчәнлек алып баралар. Нинди уңай мисаллар китерә аласыз?

Муминов, Абляева, Костан­дян, Симонян, Ирицян, Подо­сян... Бу исемлекне тагын дәвам итеп булыр иде. Болар – БДБ илләреннән килеп, гражданлык алып, уңышлы эшчәнлек алып баручылар, араларында үз биз­несларын ачучылар да бар. Шулай ук табиблар, рестора­тор, төзүчеләр, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре дә бар.

– Тагын бер кызыклы факт. Сер түгел, мигрантлар безнең ил гражданнары­на һәрчак яратышу буенча гына түгел, ә бәлки кыска срокларда Россия гражда­нины статусын алу өчен дә өйләнешәләр. Безнең рай­онда мигрантлар белән ни­кахлашу очраклары булды­мы?

– ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе мәгълүматлары буенча, 2013 нче елда шун­дый 971 никах теркәлгән, ә 2012 нче елда 300 гә кимрәк. Мондый туйлар шаукымының мигрантларның гражданлык алу бәрабәренә булдырылуы да искәрмә түгел. Ә бит ялган ни­ках аркасында гражданлык яисә вакытлыча яшәүгә рөхсәт алган чит ил гражданының алган хо­куклары юкка чыгарыла. Соңгы сорауга килсәк, мигрантлар белән безнең районда күпме кешенең никахлашуы хакында мәгълүматны ЗАГС бүлеге ген бирә ала. Ә никахлашу очракла­ры билгеле, андыйлар бар.

саннар

Агымдагы елның I кварта­лында районда 3 кеше граж­данлык алган, тагын 2 гари­за каралуда. Районда 5 оеш­ма мигрантлар хезмәтеннән файдалана. 2012 нче елда районда чит ил гражданна­ры белән 6 гаилә корылган, 2013 нче елда – 8, агымдагы елның шушы вакытына 1 гаилә корылган.

сүз уңаенда

Узган елда РФ гражданлыгы алучы булмаган, агымдагы елның 4 ае мәгълүматлары буенча 3 кеше гражданлык алырга өлгергән, шушы чорда 50 кеше вакытлыча яшәүгә рөхсәт алган (узган ел дәвамында – 84), 38 – даими яшәү урынына рөхсәт алган (узган елда – 43), 4 ай эчендә 122 кеше учетта тора (2013 нче ел дәвамында – 301).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International