Армия хезмәте стажга керәме?

2014 елның 11 июне, чәршәмбе

Ерак Төньяк һәм аңа тәңгәлләшкән районнарда хәрби хезмәт узган чорны картлык буенча вакытыннан алда пенсия билгеләүгә хокук бирүче эш стажына кертү мөмкинлеген караганда, “Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында”гы Федераль законның 27 һәм 28 нче маддәләре нигез булып тора.

Югарыда искәртелгән кагыйдәләрнең 4, 5 нче пунктларында вакытын­нан алда картлык буенча хезмәт пенсиясенә хокук бирүче эш стажына РФ Пенсия фондына иминият взнослары түләнеп барган очракта, даими тулы эш көннәре булган бары тик эшләгән чор гына (хәрби хезмәт түгел!) исәпләнә дип күрсәтелгән.

Хәрби хезмәт чорын­да иминият взнослары түләнмәүне һәм хәрби хезмәт узган чорда үзенчәлекле эш шарт­ларын стажга кертү тәртибен җайга салучы нормаларның булмавы сәбәпле, армиядә хезмәт иткән чор махсус стажга кертелми.

Шунысын да искәртү кирәк, педагогларга һәм медици­на хезмәткәрләренә вы­слуга елларын исәпләү кагыйдәләре буенча шу­лай ук армия хезмәте мах­сус стажга керми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International