Гадәттә яшьләр, югары уку йортын тәмамлаганнан соң, шәһәрдә төпләнеп калырга тырыша. Әмма Фәрраховлар гаиләсенә килгәндә, бөтенләй башкача: университитет һәм институт тәмамлап, тизрәк Яңа Тәкермән авылына кайту турында хыялланганнар алар. Марат һөнәре буенча программист, ә Гүзәл архитектор икән.
Әтиләре белән киңәшләшеп теплицада кыяр үстерергә карар кылалар. Авыл мохитендә үскән Гүзәлгә әлеге фикер ошый һәм ире Марат белән эшне башлап җибәрәләр. Теплицада кыяр үстерү яшелчәлекнең иң актив тармагы. Башта данлык-лы төзүче әтиләре Фирдәвис Сафин белән бергә аның төп нигезендә 20 сутый җиргә нык-лы, зур теплица төзиләр, өстен поликарбонат белән ябалар. Теплицага җылылык сузалар, һәрбер кыярның төбенә тамчылап су сибү системасын көйлиләр. Кояшны алыштыра, яктылыкны күп бирә торган лампочкалар эләләр. 12 кубометр су сыешлы ике бочка урнаштыралар. Ишек алдына кыярларга су сибү өчен скважина казыталар, аның һәм җирнең пробаларын Чаллы шәһәрендәге суны һәм туфракны тикшертә торган оешмага алып барып тикшертәләр, анализлар бик яхшы була. Шуннан соң алар теплица эченә тирес, көл кертеп, декабрь башларында кыярны чәчәләр. Кыяр орлыкларын Мәскәү шәһәренең “Гавриш” фирмасыннан алганнар. Кыяр үстерергә алар интернеттан һәм Чаллы кәгазь-катыргы комбинатының теплицасында эшләүче Любовь Яковлевнадан өйрәнгәннәр. 5 мең төп кыярны үстерү өчен нинди көч таләп ителгәнен белсәгез иде. Теплица үзе дә зур чыгымнар сорый икән, кышкы айларда газ һәм электр өчен 40 мең сумнан артык акча түлиләр. Алар кыярның безнең якларга яраклашкан, күләгәдә үсә торган, чыдам сортларын гына утырталар. Аларның беренче кыярлары 6 мартта ук җитешкән, менә шуннан бирле Марат белән Гүзәл иртәнге 4 тә кыярны көн аралаш җыялар, аннары Марат җыйган кыярларны Чаллы шәһәрендәге кибетләргә илтеп бирә, тарата. Көн аралаш кибетләргә 500 кило кыяр озаталар. Белгән кешеләр якын тирәдәге авыллардан да килеп алалар аларның кыярларын. Ачык грунтта үскән кыяр да алай тәмле булмый. Чөнки алар теплицада үскән кыярларына бернинди ашлама кертмиләр. Бу тырыш затлар үзләре генә өлгермәгәч, Лилия Шәмсетдинованы эшле иткән. Кыяр үстерергә үзләренең биш яшьлек кызы Самира да ярдәм итә, чүп утый, лейка белән су сибә, кыярларның мыекларын кисә.
Бу уңган эшмәкәрләр теплицада кыяр гына үстереп калмыйча, төрле сортлы помидор, борыч, кәбестә, карбыз, кавын, баклажан, чәчәк үсентеләре үстерәләр. Чәчәк рассадаларының ниндиләре генә юк: сальвия, петуния, төрле сортлы күпъеллык чәчәкләр, канәферләр һәм башкасы. Әле моның өстенә алар 6 төп лимон һәм мандарин да үстергәннәр, күптән түгел әлеге җимешләрне 10 кешегә бүлеп ашап та караганнар.
безнең белешмә
– Минзәләдә һәм Тукай районында әлеге төр бизнес белән шөгыльләнүчеләрне алар көндәш итеп санамыйлар. Мәсәлән, районда Аю авылында һәм Минзәлә шәһәрендә берәр гаилә үзенең теплицасы белән дан тота һәм күпләп яшелчә сата. Шул рәвешле, кыяр үстерүчеләрнең саны елдан-ел арта, – ди алар.
Дилфас ГАЛИЕВ