Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында бик яхшы билгеләренә генә укучы балалар өчен Яңа ел чыршысы оештырылды. Бәйрәмгә 231 мәктәп укучысы чакырылган иде. Алар барысы да уку алдынгылары, район, республика, бөтенроссия олимпиада, төрле конкурслар һәм спорт чаралары җиңүчеләре
Кечкенә минзәләлеләр Кыш бабайдан компьютер уеннары, флэшкалар, уенчыклар, курчаклар сорадылар. Тылсым иясенә ата-ана назыннан мәхрүм калган һәм азкеремле гаиләләрдән 60 бала хат язган.
ТР ДОСААФның автомобиль мәктәбендә “Спутник” картинг- клубы эшләп килә. Монда укучыларга машина йөртү тактикасы өйрәтелә, юл йөрү кагыйдәләре буенча занятиеләр уздырыла, малайлар һәм кызлар двигатель һәм автомобильнең нинди бүлекләрдән торуын тикшерәләр, мөстәкыйль рәвештә картингларны төзәтәләр.
Һәр елдагыча, шәһәребездәге бәйрәм чаралары 31 декабрь көнне 18 сәгатьтә тантаналы рәвештә үзәк чыршы ачылу белән башланып китә. Бәйрәмдә Яңа ел котлаулары, концерт номерлары, чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөрүләр, фейерверклар була.
2014 елда Минзәлә районында 16 яше тулмаган балигъ булмаган балалар катнашы белән 5 юл- транспорт һәлакәте булды.
Икътисадый хәл тотрыклы түгел, шуңа да бюджет средстволарын янга калдыру режимын сакларга, аларны дөрес кулланырга тиешбез, диде район Советы утырышында 2015 елга һәм 2016, 2017 елгы план чорына район бюджеты турында ясаган чыгышында финанс- бюджет һәм җир-милек палатасы рәисе Ландыш Кондратьева.
Аю гомумбелем бирү мәктәбендә районда иң беренчеләрдән булып узган атна башыннан балаларга бал ашата башладылар.
Җәмәк авылы мәчетенең төзелгәннән бирле ремонт күргәне булмады.