Белергә теләмәү – оят

2014 елның 30 декабре, сишәмбе

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында бик яхшы билгеләренә генә укучы балалар өчен Яңа ел чыршысы оештырылды. Бәйрәмгә 231 мәктәп укучысы чакырылган иде. Алар барысы да уку алдынгылары, район, республика, бөтенроссия олимпиада, төрле конкурслар һәм спорт чаралары җиңүчеләре

Тантана башланганчы укучыларны коймаклар, баллы тәм- томнар белән чәй эчерделәр. Балаларны, ата-аналарны, сыйныф җитәкчеләрен район башлыгы Айдар Салахов котлап, түбәндәгеләрне әйттте:

– Талантлы кеше һәрьяктан да талантлы була. Яхшы билгеләренә генә укуыгыз өстенә, спорт чараларында, конкурсларда, олимпиадалар­да катнашырга да вакыт таба алуыгыз күңелле күренеш. Бу – сезнең өчен өстәмә авырлык һәм шул ук вакытта мактауга лаек эш тә. Алга таба да гел шулай “яхшы” билгеләренә генә укуыгызны теләп калабыз, моның өчен шартлар да яхшырганнан-яхшыра гына бара.

Барлык балалар да бүләккә органайзер алдылар.

– Бүгенге көндә уку алдынгысы булу җиңелме дип кызыксындык без укучылардан?

– Авыр, ләкин тырышсаң һәм биргән киңәшләрне тыңласаң, барысы да килеп чыгачак. Шундый мәкаль дә бар бит: “Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп”. Мин һәрвакыт шул мәкальне күз уңында тотам. Отличник булу җиңел түгел, ләкин мактаулы, – ди 2 нче урта мәктәп укучысы Максим Комиссаров.

– Отличник булу өчен беренче көннән үк уңышка ирешергә кирәк. Син үзеңне тәртипле тотарга, конкурс һәм олимпиадаларда катнашырга тиешсең. Иң мөһиме – башка укучыларга үрнәк күрсәтергә кирәк. Мин күңелемне биреп “Уен” ансамблендә биим, төрле бию конкурсларында катнашам, – ди гимназия укучысы Раил Әхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International