Икътисадый хәл тотрыклы түгел, шуңа да бюджет средстволарын янга калдыру режимын сакларга, аларны дөрес кулланырга тиешбез, диде район Советы утырышында 2015 елга һәм 2016, 2017 елгы план чорына район бюджеты турында ясаган чыгышында финанс- бюджет һәм җир-милек палатасы рәисе Ландыш Кондратьева.
Флүрә МУСИНА
Район бюджетының 2015 елга җыелма керемнәр күләме 650 784 мең сум тәшкил итә, чыгымнар да шул ук күләмдә, ягъни бюджет дефицитсыз кабул ителде. Районның үз керемнәре күләме 231 млн сум, бу 2014 елгыдан 29 млн сумга күбрәк. Әлеге керемнәрнең үсеше мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә хезмәт хакы күтәрелеп, НДФЛ артуга бәйле.
–Гомуми керемнәрнең 35 процентын үз керемнәр тәшкил итсә, ә 65 процентын – 419 842 мең сумын республика бюджетыннан алына торган финанс ярдәме алып торачак, – диде Ландыш Илдусовна һәм 2015 елга үз керемнәр структурасы белән таныштырды. 75 проценты НДФЛга туры килә, икенче позициядә – акцизлар һәм җир салымы – алар барлык керемнәрнең 6 шар процентын алып торалар, салым булмаган керемнәр һәм ЕНВД 4әр процент, 2 проценты – физик затлар милкенә салым. НДФЛ киләсе елда 173,3 млн сум күләмендә планлаштырыла. Гомуми сумманың 92 проценты яки 160 млн сумы район бюджетына, 12,7 млн сумы (7 процент) – шәһәр бюджетына, авыл җирлекләре бюджетына фәкать 917 мең сум туры килә.
Киләсе елдан бюджет закончалыгына, аерым алганда бюджетка керемнәр исәпләү нормативларына сизелерлек үзгәрешләр кертеләчәк. Беренче чиратта ул шәһәр һәм авыл җирлекләренең чыгымнар полномочиеләрендәге үзгәрешләр белән бәйле. Авыл җирлекләренең җирле әһәмияттәге мәсьәләләр исемлеге шәһәр җирлегендәгеләргә карата шактый киметелде. Элек шәһәр һәм авыл җирлекләренә бертигез полномочиеләр бүленгән булса – бу җирле әһәмияттәге 33 мәсьәлә, киләсе елдан башлап авыл җирлекләрендә аларның нибары 13е кала, тагын икәү ТР закончалыгы нигезендә өстәлә. Калган полномочиеләре район карамагына тапшырыла. Шул рәвешле генпланнар, җирдән файдалану кагыйдәләрен раслау, авыл җирлекләре чикләрендә электр, җылылык, газ һәм су белән тәэмин итүне оештыру, юлларны карау эшчәнлеге, транспорт хезмәте күрсәтү һ.б. мәсьәләләр район бюджеты хисабына хәл ителәчәк. Шушы полномочиеләр белән авыл җирлекләре бюджетларының керем өлеше дә кыскара. НДФЛ аларның бюджетына норматив буенча – 2 процент кына керә башлый, быел ул 10 процент иде.
Авыл җирлекләре бюджетларына исәпләүләр нормативы керемнәрнең башка чыганаклары буенча да үзгәрде: җирне һәм милекне сату, арендага бирүдән алынган керемнәр элек авыл җирлекләренең бюджетына норматив буенча 50 процент кергән булса, киләсе елның 1 гыйнвареннан алар тулысынча район бюджетына керә башлаячак. Шулай итеп, авыл җирлекләре бюджетларының керем өлеше 2 процент НДФЛдан, 100 процент җир һәм милек салымыннан, 50 проценты бердәм авыл хуҗалыгы салымыннан торачак.
2014 елдан район бюджетына ягулык-майлау материалларына акцизлар керә башлады. Шушы түләүләрдән җирле әһәмияттәге юл фонды формалаша, шулай ук алар күпфатирлы йортларның ишек алларын капремонтлауга һәм ремонтлауга тотыла. Быелгы акцизлар күләме 18 700 мең сум итеп расланган иде. 18 606 мең сумга муниципаль контракт төзелеп, бүгенге көнгә Җәмәк, Бикбау авылларындагы һәм шәһәрдәге Сугышчы-интернационалистлар урамындагы юлларга вак таш җәелгән. Әмма планлаштырылган акцизлар җыелып бетмәгән. 1 декабрьгә аларның нибары 75 проценты гына җыелуы әйтелде. Шунлыктан республика бюджетыннан финанс ярдәме рәвешендә 3322 мең сум бүлеп бирелгән. Шуның нәтиҗәсендә 2015 елга акцизлар җыю планы агымдагы елга караганда 21 процентка азрак һәм ул 14700 мең сум тәшкил итә. Ел ахырына кадәр юл эшләре буенча киләсе елда башкарылачак объектлар исемлеге расланачак.
Җир салымнары район бюджеты кеременең төп өлешен алып тора. Киләсе елда аны 13500 мең сум күләмендә җыю планлаштырыла, ул быелгыга караганда 7 процентка күбрәк, быелгысы – 12 600 мең сум.
Берләштерелгән керемгә салымнар (аерым эшчәнлек төрләреннән алынган керемгә бердәм салым, салым түләүнең гадиләштерелгән системасы буенча, бердәм авыл хуҗалыгы салымы һәм патент) күләме быелгыга караганда 2,5 млн сумга күбрәк – 11 465 мең сум планлаштырыла. Салым булмаган керемнәр киләсе ел бюджетында 8 740 мең сум күләмендә булыр дип көтелә (быелгыдан 11 процентка күбрәк). Шуның 43 проценты – җирне һәм милекне арендага бирүдән, 22 проценты – җир һәм милек сатудан, 19 проценты – штрафлардан, 14 проценты әйләнә-тирә мохиткә салынган зыян өчен түләүләрдән.
Республика бюджетыннан субвенцияләр, субсидияләр һәм дотацияләр рәвешендәге ярдәм алдагы елда 419 842 мең сум булыр дип көтелә, бу барлык бюджет керемнәренең 65 процентын тәшкил итә. Кадет мәктәбе республика дәрәҗәсенә күчерелү сәбәпле 2015 елга бу төр финанс ярдәме 23 млн сумга кими.
Ландыш Илдусовна үзенең чыгышында тагын бер керем чыганагы – гражданнарның үзара салымы турында әйтеп үтте. Узган ел ТР Министрлар Кабинеты моңа кагылышлы карар кабул иткән иде. Ул шуннан гыйбарәт, җирле әһәмияткә ия булган конкрет мәсьәләне чишүгә үзара салым кертүне тәэмин иткән муниципаль берәмлеккә ТР бюджетыннан акча бүлеп бирелә. Аның суммасы үзара салым суммасыннан 4 тапкырга күбрәк. Әмма үзара салым кертү турындагы карар фәкать ике – Әтрәкле һәм Хуҗәмәт авыл җирлекләрендә генә кабул ителгән.
Бюджет җыелмасының чыгымнар өлеше түбәндәге шартларга бәйле рәвештә формалаша:
муниципаль хезмәткәрләр- некен дә кертеп, бюджет өлкәсендәге хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары арту; публичный йөкләмәләр, туклану, медикаментлар 2015 елның 1 гыйнвареннан башлап 5 процентка; 2016 елның 1 гыйнвареннан – 4,5 процентка; 2017 елның 1 гыйнвареннан – 4,3 процентка; бюджет төзегәндә коммуналь хезмәтләрнең 2015 елның 1 июленнән 6 процентка, 2016 елның 1 июленнән 5 процентка, 2017 елның 1 июленнән башлап 4 процентка артуы күздә тотылган.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ел саен бюджетка коммуналь хезмәтләрнең үсеше күздә тотылган булса да, районда җылылык энергиясенә тарифлар 2012 елдан бирле артмады, шуңа күрә 2015 елдан башлап җылылыкка тариф 1 июльдән түгел, ә 1 гыйнвардан ук 6 процентка арта. Башка чыгымнар 2014 елдагыча кала.
Бюджетның чыгымнар структурасы тармаклар буенча түбәндәгечә: барлык чыгымнарның 73 проценты – мәгариф һәм яшьләр сәясәтенә, 8әр процент идарәче органнарны тотуга һәм ТКХ буенча, мәдәният шулай ук 8 процент һәм 2,3 процент – юл фондына чыгымнар. Җыелма бюджетның 67 проценты яки 435 млн сумы – хезмәт хакын түләүләргә, 10 проценты яки 64 млн сумы коммуналь хезмәтләргә тотыла.
– Соңгы елларда бюджет чыгымнары, хезмәт хакын һәм коммуналь хезмәт- ләрне исәпләмәгәндә, индек- сацияләнми. Ә чынбарлыкта кайбер продуктларга, ГСМга, төзелеш материалларына бәяләр, элемтәгә чыгымнар һ.б.лар ел саен артып тора. Икътисадый хәл тотрыклы түгел, шуңа да бюджет средстволарын янга калдыру режимын сакларга, файда китермәгән чыгымнардан арынырга, эшләп тапкан акчаны дөрес кулланырга тиешбез, – диде Ландыш Кондратьева.
акцент
Район бюджетының 2015 елга җыелма керемнәр күләме 650 784 мең сум тәшкил итә. НДФЛ киләсе елда 173,3 млн сум күләмендә планлаштырыла. Гомуми сумманың 92 проценты яки 160 млн сумы район бюджетына, 12,7 млн сумы (7 проценты) – шәһәр бюджетына, авыл җирлекләре бюджетына фәкать 917 мең сум туры килә.
Авыл җирлекләре бюджетларының керем өлеше 2 процент НДФЛдан, 100 процент җир һәм милек салымыннан, 50 процент бердәм авыл хуҗалыгы салымыннан торачак.
Айдар Салахов, район Советы рәисе:
– Күреп, ишетеп торабыз, илдә икътисадый хәл тотрыклы түгел, киеренке. Без моны аңларга тиеш. Шуңа күрә дә авыл җирлекләре башлыкларының да, оешма-предприятие җитәкчеләренең дә иң төп эшчәнлекләре теге яки бу өлкәдә җитештерүне арттыруга ирешү булырга тиеш. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Төп чыганагыбыз – җир, районыбызның географик яктан уңайлы урында урнашуы да зур әһәмияткә ия. Һәр җирлектә вәзгыятьне аңлап эшләргә кирәк.
Гөлназ Вильданова, Хуҗәмәт авыл җирлеге башлыгы:
– Кайсы гына җирлекне алсак та, хәл итәсе мәсьәләләр булмый калмый. Бездә дә шулай ук. Шуны күздә тотып, без быел үзебезнең җирлектә үзара салым түләүне кертү турында карар кабул иткән идек. Безнең җирлектә халык саны 800гә якын. Мондый төр салымны 100әр сумнан 18 яшьтән олырак кешеләрдән җыярга булдык. Нәтиҗәдә 50 мең сум күләмендә акча җыелды. Хәзер республика бюджетыннан акча бүлеп бирелүен көтәбез. Шушы акчаларга Хуҗәмәт авылындагы зиратның коймасын яңартырга дип торабыз.