Профилактик акцияләр уза

2014 елның 26 декабре, җомга

2014 елда Минзәлә районында 16 яше тулмаган балигъ булмаган балалар катнашы белән 5 юл- транспорт һәлакәте булды.

Кышкы каникуллар алдыннан һәм каникул чорында, 22 декабрьдан 11 гыйнварга кадәр, ТР ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл йөрү кагыйдәләрен бозуны, җәяүлеләргә юл бирмәү һәм балаларны махсус кәнәфисез машина йөртүчеләрне ачыклау юнәлешендә эшен көчәйтә. Шулай ук 22 нче декабрьдан 30ына кадәр районда “Бала – иң мөһим пассажир” дигән акция уза. Шушы чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре шулай ук балаларны махсус кәнәфисез йөртүчеләргә аерым игътибар итә. 2014 нче елда алар саны 70 тән артып киткән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International