Җәмәк авылы мәчетенең төзелгәннән бирле ремонт күргәне булмады.
Әле менә күптән түгел генә мәчетнең түшәмен тарттырылып кидертелә торган түшәмгә алыштырдылар. Әлеге эшкә һәм обойларга акчаны шушы авыл депутаты Муса Хәбибуллин бирде. Ә инде җылылык системасын өр-яңадан алыштыру өчен, эшмәкәр Таһирҗан Шәрипов финанс белән ярдәм иткән. Мәчеттәге обойларны авыл хатын-кызлары: Гүзәл Гыйззәтуллина, Зәйтүнә Нурмөхәммәтова, Илсөяр Фәттахова, Наҗия һәм Гөлназ Хуҗиналар матур итеп ябыштырганнар. Ремонттан соң авыл мәчете тагы да матурланып калган.