Хыяллары тормышка ашты

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе

Кечкенә минзәләлеләр Кыш бабайдан компьютер уеннары, флэшкалар, уенчыклар, курчаклар сорадылар. Тылсым иясенә ата-ана назыннан мәхрүм калган һәм азкеремле гаиләләрдән 60 бала хат язган.

Могҗизалар тудырырга һәм Кыш бабай ролендә теләсә-нинди минзәләле булырга мөмкин иде. “Палитра” сәүдә үзәгендә урнашкан “Талис­ман” кибетендәге чыршыга балалар үзләренең теләкләрен язып элделәр. “Теләкләр чыршысы” акциясе минзәләлеләр тарафыннан беренче мәртәбә оештырылды. Җыелган бүләкләр балаларга бүген тапшырылды.

– Мин Кыш бабайга ышанам, шуңа күрә хат яздым. Яңа елга компьютер флэш-картасы алдым. Яңа ел каникулларын үземнең туган Зәй шәһәрендә уздырам, бәйрәмне әбием һәм сеңлем белән билгеләп үттек дип, – үзенең фикерләре белән уртаклашты мәктәп-интернатында тәрбияләнүче Владимир Хрипунов.

– Мәктәп-интернатта барлыгы 27 ятим бала укый. Ата-аналар үзләренең балаларына бүләкләр алалар, бу балаларның да бәйрәмнәре булсын иде дигән идек. Бу акцияне оештыручыларга һәм битараф калмаган барлык минзәләлеләргә зур рәхмәт. Ятим балалар игътибарга һәм назга мохтаҗ. Балаларның хыяллары чынга ашты, ә бәхетле балалар – бәхетле һәм без, – диде мәктәп-интернатның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Елена Соловьева.

безнең белешмә

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ярдәм итүчеләр, акциядә катнашучылар исемнәрен яңгыратырга теләмәделәр. Кечкенә минзәләлеләрнең теләкләрен тормышка ашыруда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт.

Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International