Һәр елдагыча, шәһәребездәге бәйрәм чаралары 31 декабрь көнне 18 сәгатьтә тантаналы рәвештә үзәк чыршы ачылу белән башланып китә. Бәйрәмдә Яңа ел котлаулары, концерт номерлары, чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөрүләр, фейерверклар була.
2 гыйнвар көнне, 16 сәгатьтә исә үзәк чыршы үз янына балаларны җыя, алар өчен күңелле уеннар оештырылачак.
Раштуа бәйрәме алдыннан, ягъни 6 гыйнвар көнне кичке сәгать җидедә, минзәләлеләрне бәйрәм концерты көтә. Тулырак белешмәләр алу өчен район мәдәният йорты телефоны: 3-14-04.
Моннан тыш, кышкы каникул көннәрендә укучыларны мәктәпләрдә, спорт мәктәпләрендә, Балалар иҗат йортында, музейда, китапханәдә, мәдәният йортларында мавыктыргыч чаралар көтә.
“Веста” күппрофильле яшьләр үзәгендә 3 гыйнвардан башлап 11 енә чаклы күңел ачу программасы төзелгән . Әйтик, 3-5 гыйнвар көннәрендә уен элементлары белән баетылган “Исәнме, Яңа ел“, “Яңа елның миссы һәм мистеры” дигән кызыклы чаралар узса, 6 нчы, 8 нче гыйнварда спорт ярышлары булачак. Моннан тыш, үзәктә иҗади конкурслар өчен дә көннәр билгеләнгән. Телефон: 3-12-43.
“Юбилейный” спорт мәктәбендә 9 гыйнвар көнне, сәгать 10 да йөзү буенча башлангыч әзерлек группасына йөрүчеләр арасында Кыш бабай призына шәхси беренчелек уздырыла. Шул ук көнне әлеге бинаның спорт залында 1999-2001, 2002- 2003 елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча ачык беренчелек үтәчәк. Телефон: 3-11-36.
“Юность” боз сараенда 8-11 гыйнвар көннәрендә 2005 елда туган малайлар арасында алкалы хоккей буенча ТР беренчелегенә ярышларның икенче этабы уза. 5 гыйнварда, 12 сәгатьтә “Ледовое шоу” дип аталган күңелле чараның беренче өлешендә әкият күрсәтелсә, икенче өлешендә фигуралы шуу буенча күрсәтмә чыгышлар булачак. 2-12 гыйнвар көннәрендә теләге булган һәркем дуслар-туганнары белән тимераякта шуа ала. Телефон: 3-41-68.
5 гыйнвар көнне “Олимп” спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча ярышлар уза. Җитез футболчылар исә 4-6 гыйнвар көннәрендә “Нефтьчеләр” спорт залында үзара көч сынашачаклар. Саф һава яратучылар 9 гыйнвар көнне үзәк стадионда чаңгыда үзара ярыша алалар. Телефон: 3-44-64.
Балалар иҗат йорты балаларның белемнәрен арттыру максатыннан каникул көннәрендә укучыларны интеллектуаль уеннар белән сынаячак. 5 гыйнвар көнне башлангыч сыйныф укучылары “Әкият юлы буйлап” дип аталган чарада әкиятләрне ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен күрсәтә алалар. Ә өлкән сыйныф укучылары өчен 6-9 нчы гыйнвар көннәрендә Яңа ел викториналары уздырыла. Телефон: 3-14-08.
Яшь китап сөючеләрне 7 гыйнвар көнне балалар китапханәсендә көтеп калалар, анда балалар конкурсларда катнашып, кәефләрен күтәрә алалар.
Моннан тыш шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә дә балалар өчен иҗади конкурслар, мавыктыргыч спорт чаралары, “Күңелле старт”лар уеннары узачак.