ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Минзәлә теарт сәхнәсендә бөтен республикадан 14 студенлык коллективы чыгыш ясады. Безнең районнан Минзәлә авыл хуҗалык техникумы чыгыш ясады.

25
март, 2015 ел
чәршәмбе

Җир кишәрлеген, милекне тулаем яки күпмедер өлешен кабат рәсмиләштергәндә, якын туганнарга (ата-аналарга, абый- апаларга) бүлеп биргәндә, межалау үткәргән очракта, транспорт чарасының номеры үзгәргән вакытта учеттан төшерелгәндә, двигателе алыштырылганда, документлар кабаттан торгызылганда, утильләштерелгәндә салым органына барып бу хакта аңлатма бирергә һәм тиешле документларны күрсәтергә кирәк. 

Район мәдәният сараенда Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл ветераннарына, һәлак һәм вафат булган сугышта катнашучыларның тол хатыннарына “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына 70 ел” юбилей медальләре тапшырылды. 
Дәвек авылында фельдшер- акушерлык пункты иске генә бинага урнашкан иде, узган елгы ТР Дәүләт советына де­путатлыкка кандидатларга яңа ФАП төзергә кирәклеге әйтелгән иде җыенда. 

Театраль коллективларның “Идел-йорт” XV Регионара фестиваль-конкурсының зональ туры С.Өметбаев ис.Минзәлә дәүләт татар драма театры бинасында

Өлкәннәрнең физик сәламәтлеге, күңел халәтләре белән бәйле күпсанлы проблемаларны хәл итү максатыннан, өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында “Актив озын гомерлелек” дигән программа булдырылды һәм әйтергә кирәк, ул уңышлы гына эшләп килә. 

Һәр айның соңгы якшәмбесендә Әтрәкле авы­лында ярминкә оештырылуын онытмадыгыз­мы? Аның чираттагысы, 29 марттагысы, Әтрәкле авыл җирлегендә яшәүче мари, урыс, керәшен милләтеннән булган халыклар өчен Пасха бәйрәменә багышлап үткәрелә. 

Бөек Ватан сугышының хәлиткеч авырлыгын үз җилкәләрендә тойган, кургаш яңгыры, мина шартлаулары астында шуышаатлый меңәрләгән чакрым фронт юлларын узган, күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очрашкан, илебезгә җиңү китергән якташларыбызның сафы, еллар узу белән, сирәгәя бара. 

– Без сезнең алда гомерлеккә бурычлы, - диде Россиянең ДОСААФ рәисе Александр Колмаков аны каршы алуда катнашкан сугыш ветераны Михаил Тихоновка. 

Нурлыбаян Гайнетдинов — районыбызның җаваплылыгы чикләнгән “Мензелинские зори” агрофирмасының “Калморза” хуҗалыгы йөген төптән җигелеп тартучыларның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International