Генерал канәгать китте

2015 елның 25 марты, чәршәмбе

 – Без сезнең алда гомерлеккә бурычлы, - диде Россиянең ДОСААФ рәисе Александр Колмаков аны каршы алуда катнашкан сугыш ветераны Михаил Тихоновка.

Әфган сугышын үткән генерал-полковник әлеге ва­зыйфага күптән түгел генә билгеләнде. Минзәләгә килү сәбәбе – аэроклубның һәм автомәктәпнең эшчәнлеге  белән танышу иде.

Зур һәм вәкаләтле деле­гацияне – аның составын­да Татарстан Президенты киңәшчесе Равил Мора­тов, Идел буе Федераль округының Татарстанда­гы баш федераль инспек­торы Ренат Тимерҗанов, ДОСААФның Татарстандагы идарә рәисе Радий Зарипов һәм башкаларны – район башлыгы Айдар Салахов каршы алды һәм районда хәрби- патриотик эшчәнлекнең торышы белән таныштырды.

Кунакларга аэроклубның укыту-матди базасы, курсантларның парашютта сикерү әзерлеге, “Десант­ник” лагеры урыны, хәрби-патриотик тәрбияләүдә нинди чаралар кулланылуы, тулаем инфраструкту­ра белән аэроклуб директоры Равил Нуриәхмәтов, хәрби-комиссар Сергей Владимиров, автомәктәптә армиягә машина йөртүчеләр әзерләү буенча Сергей Топоров сөйләде. Генерал үз күзе белән күргәннәрдән һәм сөйләгәннәрдән канәгать калды. Һәр информаци­яне төрле сораулар биреп анализлады.

 

 сан

Аэроклубта ел саен 20 меңгә якын кеше парашюттан сикерә. Биредәге аерым йорт­ларда, гостиницада берьюлы 110 кеше яши ала хәзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International