Өлкәннәрнең физик сәламәтлеге, күңел халәтләре белән бәйле күпсанлы проблемаларны хәл итү максатыннан, өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында “Актив озын гомерлелек” дигән программа булдырылды һәм әйтергә кирәк, ул уңышлы гына эшләп килә.
Программаның максаты – өлкәннәрне һәм инвалидларны медицина нигезендә тернәкләндерү. Моңа медикаментлар белән дәвалау да, медикаментларсыз, ягъни ЛФК, массаж, физиотерапия, психотерапия, фитотерапия һ.б лар ярдәмендә дәвалау да керә. Интернат-йортта тозлы бүлмә эшләп килә. Тозның микроэлементларын сулау нәтиҗәсендә бронхиаль астма, аллергия, бөтен төр сулыш органнары авыруларын һәм тире авыруларын дәвалана. “Эрбетле мичкә” дигән мини-саунаны бездә яшәүчеләр бик яраталар. Әлеге сауна бик каты тирләтә, ә тир белән тән тукымасында тупланган токсиннар чыга. Организмда токсиннар күп тупланган очракта кеше тиз арый, башы авырта, төрле авыруларга тиз бирешә. Мини-саунага даими йөргән очракта әлеге көйсезлекләрдән арынырга мөмкин.
Һәр өлкән кеше өчен аерым күнегүләр сайлыйбыз. Занятие алдыннан һәм аннан соң пульсны, артериаль кан басымын үлчибез.
Болардан тыш, күптөрле диагностик аппаратлар кулланабыз. Әйтик, “Медискрин” һәм “Кардиовизор” экспресс диагностикасы ярдәмендә комплекслы тикшеренү уздырырга мөмкин, ә “Свинг-машина”, “Грэвитрин” кушеткасы нерв авырулы кешеләргә килешә, ул – капиллярларны эшкә җигүче бердәнбер тренажер булып тора. “АПЭК” (психик һәм эмоциональ халәтне коррекцияләү аппараты) күзләр авыруын дәвалаганда киң кулланыла. Төс белән тәэсир иткәндә бөтен организмга дәвалау эффекты бирә. “Бэклайф” тренажерын кулланганда бил авыртуы бетә, организмның гомуми халәте яхшыра, кан тамырлары, нерв эшчәнлеге, ашкайнату системасы җайга салына.
“Актив озын гомерлелек” программасын тормышка ашыру максатыннан, без республикабызның социаль-психологик ярдәм күрсәтү үзәкләре, Мәскәү югары уку йортлары белән тыгыз элемтәдә торабыз.
Әлеге методикалар, илебездә җитештерелгән аппаратлар бездә яшәү- челәрнең психологик халәтен яхшырта, сәламәт- лекләрен ныгыта. Әйтик, соңгы елларда интернат- мәктәптә грипп һәм ОРВИ белән авыру очраклары теркәлмәде.
Розалина ИШИМБАЕВА,
өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты өлкән шәфкать тукташы