Ветераннар бүләкләнде

2015 елның 25 марты, чәршәмбе

 Район мәдәният сараенда Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл ветераннарына, һәлак һәм вафат булган сугышта катнашучыларның тол хатыннарына “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына 70 ел” юбилей медальләре тапшырылды.

Тантанада район башлыгы Айдар Салахов катнаш­ты. Каһарманнарның кылган батырлыкларына рәхмәт әйтеп, ул болай диде:

– Сез соклангыч язмышлы буын вәкилләре, сезнең белән район, илебез горурлана, сез җиңүчеләрнең бөек буынын гәүдәләндерәсез. Авыр сугыш михнәтләрен, сугыштан соңгы чорның авырлыкларын үз җилкәгездә татыгансыз. Фидакарь хезмәтегез белән илебез үсешенә зур өлеш керттегез. Барыгызга да ны­клы сәламәтлек, балаларыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын һәм ихтирамын тоеп яшәгез.

Көчле алкышлар астында шәһәрдә гомер итүче 70 ветеранга юбилей медальләре такты. Бүгенге көнгә район буенча 410 медаль тапшырылды. Калган медальләр март-апрель айларында хуҗаларына ба­рып ирешәчәк.

Ветераннар каршында үзешчән сәнгатьтә катна­шучылар, мәктәп укучылары чыгыш ясады. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дүләт драма те­атры артистлары хоры аеруча күңелдә калды.

Юбилей медальләреннән тыш һәр ветеранга азык- төлек җыелмалары да тапшырылды. Болардан тыш 53 инвалид – сугыш ветераны Татарстан Республи­касы Дәүләт Советы депутаты Роберт Мусинның бүләкләрен алды.


Әлфинә ВОРОБЬЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International