Бөек Ватан сугышының хәлиткеч авырлыгын үз җилкәләрендә тойган, кургаш яңгыры, мина шартлаулары астында шуышаатлый меңәрләгән чакрым фронт юлларын узган, күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очрашкан, илебезгә җиңү китергән якташларыбызның сафы, еллар узу белән, сирәгәя бара.
Аларның иң яшь дигәннәре дә бүген инде тугызынчы дистәләрен тутырып килә. Шундый ветераннарыбызның берсе – Мулланур ага Хангәрәев Хуҗәмәт авылында яши.
Санитар ротада хезмәт иткән, күпне күргән ветеран утлы сугыш хатирәләре белән уртаклаша. Снарядлар шартлаган, бомбалар явып торган фронт сызыгыннан яралыларны ташыган, бик күп сугышчыларның гомерен саклап калуда зур өлеш керткән ул. Күпме сугышчан дусларын югалткан ветеран, алар бүген дә аның исендә. Еллар Мулланур аганы аямаган, аның күзләре начар күрә, ишетү сәләте дә кимегән.
68 ел бергә иңне-иңгә куеп тормыш иткән яртысы – шат күңелле Асия апа тормышка чыгу вакытларын, бергә-бергә татулыкта, муллыкта узган елларын күңеленнән кичерә:
– Мин үзем Тәкермәннеке, ә ул Хуҗәмәт егете. Элек очрашып йөрүләр юк иде ул, кичтән килеп сөйләшеп китте дә, икенче көнне үк ат белән мине алырга килгән. Күпбалалы гаиләдә иң өлкәне мин булгач, озак уйлап тормадым, утырдым да киттем. Сугыш чорында бер эш тә калмады: лобогрейка белән урак урдым, урман кистем, җайдак эшләдем (атка атланып эшләүне шулай атый. Авт.).
Мулланур ага белән Асия апа өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, ике кызлары Казанда яши, ә өлкән кызлары Зөһрә тормыш иптәше Галимҗан белән авылдан чыгып китәргә уйлагач та, кире уйлыйлар, “әти-әни картаер бит, аларны кем карар?” дип, авылда төпләнеп калалар.
Зөһрә апа дулкынланып, йөрәгеннән ташып чыккан җылы сүзләрен әти-әнисенә җиткерә:
– Әти-әнием турында сөйли башласам, күңелләрем тула. Әти гомере буе тәртипле булды, гомере эштә узды, аракы эчмәде, тәмәке тартмады. Әти- әни гел эштә булды бит. Өлкән кыз буларак, хуҗалыктагы бар авыр эшне миңа эшләргә туры килде. Әни баладан соң өзлегеп китү сәбәпле, мин беренче сыйныфта укыганда ук сыер сава, ипи пешерә идем. Аның өстенә йорттагы барлык вак мәшәкатьләр дә минем өстә булды.
Ветеран сугыштан соңгы елларда намуслы хезмәт куйган, 30 елдан артык тракторда җир эшкәрткән, башка хуҗалык эшләрен башкарган, соңрак мелиорация өлкәсендә эшләгән, Октябрь революциясе ордены белән бүләкләнгән. Күп еллар Хуҗәмәт авыл ветераннар советы рәисе булып эшләгән Фаик ага Шәмсетдинов Мулланур аганың ике дистәдән артык хөкүмәт бүләкләре булуын әйтеп узды.
Мулланур аганың оныгы Алмаз армия хезмәтеннән кайткан:
– Кечкенә чагымда бабай белән печәнгә йөри идек, ул чакларны сагынып искә алам. Армиягә киткәндә дә ул миңа изге теләкләрен җиткерде, авырлыклар алдында баш имә, кеше булып кал, диде ул миңа.
Болын кадәр зур йортта кызлары Зөһрә һәм кияүләре Галимҗан тәрбиясендә яшәүче кадерле әти-әни бүгенге тормыштан бик канәгать. “Гомер көзебездә парлы яшәүдән дә олы бәхет юк”, – диләр Хангәрәевлар.
Бөек Ватан сугышына киткән 150 хуҗәмәтленең берсе булган Мулланур агага Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен да күрергә язсын иде әле. Әлфинә ВОРОБЬЕВА