Һәр айның соңгы якшәмбесендә Әтрәкле авылында ярминкә оештырылуын онытмадыгызмы? Аның чираттагысы, 29 марттагысы, Әтрәкле авыл җирлегендә яшәүче мари, урыс, керәшен милләтеннән булган халыклар өчен Пасха бәйрәменә багышлап үткәрелә.
Анда авыл җирлегендә яшәүчеләр үзләренең шәхси хуҗалыкларында җитештерелгән продукцияләрен дә, кул эшләнмәләрен дә сата ала.
Ит бәясе базардагыдан очсыз!
Ярминкәдә коймак белән чәй, шашлык тәкъдим ителә, изге чишмә суына йөртү өчен уңайлы савыт сатыла, күңелле концерт программасы һәркемгә кәеф күтәренкелеге өстәр.
Сезне бәйрәм ярминкәсендә көтеп калабыз!
Иткә алдан заявкалар кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: 2-63-44, 8-9179177360.