ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2015 ел
дүшәмбе

Район хуҗалыкларында 21100 гектар мәйданда игеннәр суктырып алынды,  шуның 7900 гектары арыш, көзге бодай-9000, арпа-4000, борчак 200 гектар тәшкил итә. Район буенча һәр гектардан уртача уңыш 21,5 центнер. Безнең район игенчеләре урып-җыю буенча республикада сигезенче урында бара. Игеннәрне суктыруда 66 комбайн эшли.Игеннәре суктырылып алынган мәйданнардан саламны төргәкләргә урау дәвам итә, барлыгы 5400 тонна салам хәзерләнде.

Казанда су спортның төрләре буенча узучы Бөтендөнья чемпионатында “Юбилейный” спорт мәктәбенә йөрүче иң яхшы йөзүчеләр һәм тренер-укытучылардан тупланган 45 кешелек коллектив тамашачы буларак катнашты. 

Шәһәребезнең Мирная, Социалистическая, Татарстан, Гоголь, Головин, Северная урамнары буйлап үтүче суүткәргечнең яңа үзәк челтәрен төзәргә керештеләр. 


7
август, 2015 ел
җомга

«Яктыртырга һәрвакыт, яктыртырга һәр җирдә: укуда, спортта һәм хезмәттә» – нәкъ менә шундый девиз астында шәһәр яны «Кояшкай» лагерында чираттагы смена үтә, 4 августта аның тантаналы ачылышы узды. 

РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр керү сәбәпле, бүгенге көндә эшкә урнашканда күп кенә оешмалар эшкә урнашучыдан хөкем ителгән-ителмәгәнлек яки нинди дә булса җинаять өчен аның артыннан күзәтү алып барылу- барылмау хакында белешмә сорыйлар. 

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов урак кампаниясенең барышын контрольдә тоту өчен соңгы ике атнада Республика районнарында игенчеләр белән очраша. 

«Татавтодор” ААҖнең Марат Самигуллин җитәкчелегендәге Минзәлә филиалы 1000 км дан артык федераль һәм территориаль әһәмияткә ия гомуми файдаланудагы юлларга хезмәт күрсәтә. Филиал Минзәлә, Мөслим һәм Актаныш районнары участокларын берләштерә. 

Картлык көндә пенсиясез калмас өчен 

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан физик затлар милкенә салына торган салым яңача исәпләнү хакында закон үз көченә керде. 

Беренче графа – урак алдынгылары, икенче – хуҗалык исеме, өченче – урак башыннан эш күрсәткечләре (центнерларда) 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International