Яңа канализация челтәре

2015 елның 10 августы, дүшәмбе

Шәһәребезнең Мирная, Социалистическая, Татарстан, Гоголь, Головин, Северная урамнары буйлап үтүче суүткәргечнең яңа үзәк челтәрен төзәргә керештеләр.

Бу урамнарда яшәүчеләрнең көз көне канализация челтәренә тоташтыру мөмкинлеге булачак. Траншеяларда диаметры 160 һәм 225 мм лы полиэтилен торбалар урнаштыралар. Челтәрнең гому­ми озынлыгы – 3100 метр.

Төзүчеләр шулай ук аңарга Западная урамында 30 нчы, Се­верная 28, 38, Гоголь 86, 98 йортларны да, интернат-мәктәп һәм “Чишмә”балалар бакчасын кушачаклар.

Төзелеш эшләрен “ПМК Мелиорация” ҖЧҖ һәм “ИрбисСтрой” ҖЧҖ (Казан шәһәре) алып бара. Төзелешне агымдагы елның ав­густ аена төгәлләргә уйлыйлар. Бу эшләрне башкарырга респу­блика бюджетыннан 17 млн 200 мең сум акча бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International