Электрон гариза язу күпкә җайлырак

2015 елның 7 августы, җомга

РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр керү сәбәпле, бүгенге көндә эшкә урнашканда күп кенә оешмалар эшкә урнашучыдан хөкем ителгән-ителмәгәнлек яки нинди дә булса җинаять өчен аның артыннан күзәтү алып барылу- барылмау хакында белешмә сорыйлар.

Шулай ук әлеге белешмә чит илләргә чыкканда виза ясатканда, опека яки баланы уллыкка алырга теләгәндә һәм башка шундый очракларда таләп ителә.

Хөкем ителгән-ителмәгәнлек хакында белешмә алу ө чен г раждан б илгеле б ер ү рнәктә г ариза т уты­рып, шәхсән үзе “Күпфункцияле үзәккә” мөрәҗәгать итәргә тиеш. Үзәккә килеп йөрмичә, Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы www.gosuslugi.ru аша махсус форманы тутырып җибәрергә дә мөмкин. Әлеге төр дәүләт хезмәтеннән файдалану өчен гариза бирүчегә гаризасы белән бергә документлар пакетын да тапшы­рырга кирәк.

Гражданга белешмә гариза теркәлгәннән соң 30 көн эчендә бирелә. Гаризага нинди документлар теркәргә кирәклеге хакында menzela.ru сайтыннан укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International