Минзәләлеләр 45 мең тоннадан артык ашлык суктырдылар

2015 елның 10 августы, дүшәмбе

Район хуҗалыкларында 21100 гектар мәйданда игеннәр суктырып алынды,  шуның 7900 гектары арыш, көзге бодай-9000, арпа-4000, борчак 200 гектар тәшкил итә. Район буенча һәр гектардан уртача уңыш 21,5 центнер. Безнең район игенчеләре урып-җыю буенча республикада сигезенче урында бара. Игеннәрне суктыруда 66 комбайн эшли.Игеннәре суктырылып алынган мәйданнардан саламны төргәкләргә урау дәвам итә, барлыгы 5400 тонна салам хәзерләнде.

Район буенча көзге культуралар чәчү өчен 16100 гектарда җир әзерләнде. Бүгенге көндә басуларда җир эшкәртүдә 11 агрегат хезмәт куя.

 Игеннәрне урып-җыюда комбайнчылар арасында “Органик групп-Минзәлә” идарәче  компаниянең комбайнчысы Леонид Кудрявцев алда бара. Аның комбайны бункерыннан 10281центнер ашлык бушатылды инде.

Дильфас Галиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International