Агымдагы елның 1 гыйнварыннан физик затлар милкенә салына торган салым яңача исәпләнү хакында закон үз көченә керде.
Физик затларның милкенә салына торган салымнарның яңа кагыйдәләре, салым ставкалары, шулай ук күчемсез милек объектының кадастр бәясе күләме хакындагы мәгълүматларны “2016 елда физик затлар мөлкәтенә салым” сайтының яңа бүлегендә белешергә була. 2016 елда 2015нче ел өчен физик затлар милкенә салына торган салымын хисаплау өчен “Кадастр бәясеннән чыгып физик затларның милкенә якынча салым күләмен хисаплау” сервисына кереп белергә мөмкин.
Моның өчен физик затларга теркәлгән күчемсез милек объектының инвентаризация, кадастр бәясен, объектның мәйданын, салым ставкасын белергә кирәк. Күчемсез милек объектының кадастр бәясен Росреестр органнарына запрос ясап яки Росреестрның www.rosreestr.ru һәм ТР Җир һәм мөлкәт министрлыгының www.mzio. tatarstan.ru сайтлары аша белергә була.
2015 елга физик затларның мөлкәтенә салына торган салым ставкалары хакындагы мәгълүматны “Мөлкәткә салына торган салым ставкалары һәм ташламалары хакында белешмә мәгълүмат” сервисы аша алырга була, дип хәбәр итә ТР буенча 9нчы санлы Россия ИФНСның салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге.