Казанда су спортның төрләре буенча узучы Бөтендөнья чемпионатында “Юбилейный” спорт мәктәбенә йөрүче иң яхшы йөзүчеләр һәм тренер-укытучылардан тупланган 45 кешелек коллектив тамашачы буларак катнашты.
Минзәләлеләр чемпионатта катнашучы ир-ат һәм хатын-кыз спортчыларның төрле озынлыктагы дистанциягә баттерфляй, брасс, ирекле стильләрдә һәм аркага ятып үзара ярышуыларын зур кызыксыну белән күзәттеләр.