Үсеш күз алдында

2015 елның 7 августы, җомга

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов урак кампаниясенең барышын контрольдә тоту өчен соңгы ике атнада Республика районнарында игенчеләр белән очраша.

Быелгы урак Минзәлә райо­нында да оешкан төстә башла­нып китте. Урак темпы буенча без республикада лидерлар арасында. Димәк, соңгы еллар­да күтәрелеш кичергән терлек­челек өчен фураж да, сусыл азык та җитәрлек әзерләнәчәк дигән сүз. Ә үсешнең нигезе бу­лып районда уңышлы тормыш­ка ашырылучы республика пре­зиденты программалары тора.

Айдар Салахов, район баш­лыгы:

– Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып киткән сыер абзарларын капиталь ремонт­лау, силос-сенаж траншея­ларын төзү программалары нигезендә былтыр 10 миллион сумнан артык ярдәм булды. 8 абзар ремонтланды, 3 тран­шея ясалды. Быел программа нигезендә 44 миллион сум­лык инвестиция кертелеп, 12 абзар ремонтлана һәм 2 си­лос-сенаж траншеясы һәм ике яшелчә саклагыч яңартыла. Киләсе елга аларның саны 15кә җитәчәк. Районда терлекчелек өлкәсендә технологияләрне камилләштерү буенча Респу­блика программаларыннан тыш үз программаларыбыз да тор­мышка ашырыла. Фермалар ре­монтлауга, агач идән түшәү һәм читлекләр ясауга, хуҗалыклар үзләре утыз миллион сум­нан артык инвестицияләр керттеләр. Республика прези­денты программасы нигезендә төзелгән ике ветеринария пункты, хуҗалыкларда гына түгел, шәхси йортларда бул­ган малларның сакланышын тәэмин итү буенча зур ярдәм булды. 60х40 программасы белән хуҗалыкларга дистәгә якын комбайн, куәтле трак­торлар, тагылма агрегатлар кайтты. Болар барысы ба­суларда барлык технологик операцияләрне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга мөмкинлек бирә. Николаевка фермаларына килү юлының 1600 метрын бетон белән җәю, инфраструктураны яхшырту белән беррәттән, хезмәт про­цессына да җиңеллек туды­рачак. Безнең өчен авылдагы белгечләргә арендага торак төзү зур ярдәм булып тора. 17 йорт ел ахырына куллануга тап­шырылырга тиеш. Без бу про­граммалар өчен республика җитәкчелегенә бик рәхмәтле.

Николай Яковлев, киң про­фильле механизатор:

– Мин Татарстанда үз бәхетемне таптым дип саныйм. Удмуртиядән җәй көннәрендә эшкә килгән җиремнән Югары Тәкермәндә төпләнеп калдым. Эш бар. Техника яңа. Безнең гаиләгә Республиканың Пре­зидент программасы нигезендә йорт салып бирәбез, дигән хәбәргә хатыным Лилия белән икәүләшеп шатландык. Хуҗалык җитәкчесе Илфак Мәүҗив сүзендә торды. Болай булгач, миңа берничек тә элен­ке-салынкы эшләргә ярамый.

Римма Санникова, савымчы:

– Соңгы ике елда сөтчелек тармагы моңарчы күрелмәгән үрләр яулый. Быел район күләмендә көнлек савымны 71 тоннага җиткерә алдык. Хәзер дә сөт узган елгыдан 4 тоннага якын артык сатыла. Үземнең һәм хезмәттәшләрем карамагындагы сыерларның про­дуктлылыгы арткач, хезмәт хакы да югары.

Радик Фәттахов, “Заиковский” хуҗалыгы җитәкчесе:

– Республика программаларының уңай тәэсирен без үзебездә берничә ел рәттән күрәбез һәм фай­даланабыз. Быел гына 60ка 40 программасы белән яңа “Полессе” комбайны алып кайттык. Хәзер җиде комбайн белән игеннәрне оптималь срокларда сук­тырып алу мөмкинлеге тагын да артты. Фермада 100 әр башка исәпләнгән ике корпусны капиталь ремонт­лыйбыз. Үзебездә генә түгел, тирә-күрше авылларда яшәүчеләргә республика җитәкчелеге башлаган буаз таналар сату программасында катнашачакбыз.

Игорь Землянов, терлекче:

–“Мензелинские зори”ның Калинин хуҗалыгында тер­лекчелек корпусларын ремонтлау һәм эшне механика­лаштыру – хезмәтне җиңел итеп башкару мөмкинлеге тудыру белән беррәттән, эшче кулларны рациональ файдалануга китерде. Элек төрле яшьтәге маллар­ны карау өчен 4 кеше эшләгән булса, хәзер 10 көннән алып 24 айлык малларны фәкать ике кеше карый. Бозауларның тәүлек үсеше 700 граммга арткан.

Илдус ШАҺИЕВ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International