ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2015 ел
җомга
Минзәләдә ярминкә була. Басулардан, бакчалардан җыелып алынган көзге муллык сәүдә мәйданына чыгачак. Кышка запасларны тулыландыру, яңа суйган иттән тәмле ризыклар пешерү теләгегез бар икән, ассортимент күп төрле, бәяләр тезгендә булачак. Килегез, күрегез, алыгыз, дип чакы- ра ярминкәне оештыручылар. Иртә килгән отачак. Сәүдә 8 дә башлана.
Татарстан Республикасында мобилизацияләүгә әзерлек планы нигезендә ТР Министрлар Кабинетының Икенче бүлеге тарафыннан безнең районның мобилизацияләүгә әзерлеген комплекслы тикшерү үткәрелде.
Октябрь аена намаз вакытлары
Кадрәк төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Ибраһимова утыз ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлады. 
Рима Нәҗип кызы гомер буе укытучы булып эшләгән әнисе юлыннан китеп, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булуны үзенә кечкенәдән үк максат итеп куя.
13 сентябрьдә булган сайлаулардан соң авыл җирлекләрендә һәм районда власть тулысынча формалашты. Закон нигезендә авыл җирлекләрендә һәм шәһәрдән сайланган икешәр депутат район Советын формалаштыра. Аның берсе – сайлап куелган җирлек башлыгы, икенчесе җирлек Советлары сессиясе карары белән тәкъдим ителә.

Урак чорында “Татмедиа” филиалы коллективы район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Нурлыгаян Нәбиев һәм хуҗалык бухгалтерлары ярдәме белән “Уңыш” дип аталган оператив мәгълүматлар бите чыгарып килде. Үткән атнада аның соңгысы чыкты. 

Төп Минзәлә егете булган Артур Пакшин районыбызның яшь укытучылары арасыннан һәркемгә ачык йөзле, талантлы булуы, үзгәчә фикер йөртүе белән аерылып тора. Ул шулай ук булдыклы һәм җитез казак та, туган җирен яратучы, иҗади һәм социаль яктан актив шәхес тә. 

“Казанда, “Пирамида” күңел ачу үзәгендә, “РИТЭК” ААҖ һәм “ЛУКОЙЛ” Хәйрия фонды уздырган VI социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының җиңүчеләре билгеләнде. Быел конкурска 691 заявка бирелгән иде, грант фонды – 25 млн сум.


29
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
авыл җирлеге һәм җирле үзидарә Советына сайланып куелган депутатлар Илгизәр Әхмәтханов, Марсель Сарваров инициативасы буенча Бикбау авылы зиратында зур өмә булды. Анда авылда яшәүче ир-атлар да, кунакка кайтучы егетләр дә зур тырышлык күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International