Безнең районнан 26 проект тәкъдим ителде, шуларның би- шесе җиңүче дип табылды. Ха- лыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге “Урман мәктәбе” проекты белән җиңү яулаган, “Тургай” социаль приюты – “Әкияти ур- ман могҗизалары”, “Умырзая” тернәкләндерү үзәгенең “Спорт дөньясы – һәркем өчен” проекты җиңүче булган. “Веста” күпфункцияле яшь- ләр үзәгенең “Дустыңа ярдәм кулыңны суз” проекты һәм кадет интернат-мәктәбенең “Мәктәпнең дан музее” проекты да җиңүче дип табылган. Барлык җиңүчеләргә дипломнар тапшырылган. “Татмедиа” АҖнең “Минзәлә” ММҮ филиалы да мәгълүмати партнер буларак катнаша. Димәк, газета битләрендә, “menzela.ru” сайтында, “Минзәлә дулкынна- ры” радиосында (107,3 FM ешлы- гында) әлеге проектларның ни рәвешле тормышка ашырылуы хакында язмалар басылачак