Мобилизацияләү буенча әзерлек тикшерелде

2015 елның 2 октябре, җомга
Тикшерү комиссиясе сос- тавында ТР Министрлар Кабинетының Икенче бүлеге начальнигы Алексей Огород- ников, ТР промышленность һәм сәүдә министрлыгының мобилизацияләү эше бу- енча бүлек начальнигы Петр Чумаков, ТР икътисад министрлыгының режим, мобилизацияләүгә әзерлек, гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр секторы мөдире Игорь Смирнов бар иде. Районның җаваплы урын- нардагы затлары комиссия алдында шушы юнәлештә үткәрелгән чаралар, билге- ле бер шартларда эшләүгә әзерлек һәм мобилизацияләү заданиеләрен башкару ту- рында сөйләделәр. Комис- сия әгъзалары бу көнне мобилизацияләү буенча үткә- релгән учениеләрне карады- лар. Бигрәк тә педкөллияттә үткәрелгән учениеләрне, до- кументацияләренең торышын уңай яктан бәяләделәр. Комиссия тарафыннан район- ның мобилизациягә әзерлеге буенча зур кимчелекләр ачык- ланмады. Районның моби- лизацияләү буенча икъти- сад планының аерым пункт- ларын кабат карап чыгарга күрсәтмәләр бирелде, чөнки аны башкаруда барлык структу- ралар катнашырга тиешле. Бил- геле бер шартларда районның җаваплы затларының тарай- тылган составының эше һәм авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүгә әзерлекнең яхшы оештырылганлыгы бил- геләп үтелде. Яңа планны төзегәндә барлык структур подразделениеләрнең дә кат- нашуын оештырырга тәкъдим ителде. Район хәрби комисса- риатына мобилизацион чара- лар буенча үзләренә йөкләнгән мәсьәләләрне башкаруда кимчелекләрен төзәтергә ку- шылды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International