Урак чорында “Татмедиа” филиалы коллективы район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Нурлыгаян Нәбиев һәм хуҗалык бухгалтерлары ярдәме белән “Уңыш” дип аталган оператив мәгълүматлар бите чыгарып килде. Үткән атнада аның соңгысы чыкты.
Беренчел якынча мәгълүматлардан күренгәнчә, комбайнчылар арасында беренче урында “Тукано-Класс” комбайны белән Рәис Абдуллин бара – 23854 центнер, икенче урында “Акрос” белән Илгиз Шияпов – 23094, өченче – Андрей Андреев, шулай ук «Тукано» – 22588. “Дон”да эшләүче Илгиз Бикмухаметовның 13966 центнер ашлык суктыруын да әйтергә кирәк.
Бу мәгълүматлар үзгәрәчәк, үсәчәк әле. Чөнки басуларда бөртеккә суктырыласы рапс, кукуруз бар. Ә иҗат коллективы туфрак эшкәртүне, кукуруз уруны тулырак яктыртып бару өчен “Алгарыш” кушымтасын чыгара башлады.